Рамазан 23 Ağustos 2010
Җәнаб-ы Хак җир йөзен нигъмәт тулы өстәл сурәтендә яраткан. Әмма кеше һаман да кеше булып кала инде, һәрвакыт та бу матурлыкны күреп бетерә алмый, әллә онытудан, әлә күрергә теләмәүдән. Кеше шулай гомер буе җәфаланып – дөнья куып, яшәвенең ямен дә, мәгънәсен дә тоя алмыйча үлеп тә китәр иде, әгәр янында Ходасы булмаса. Бәхетенә каршы Аллаһ-у Тәгалә кешегә иманы юянырга күп төрле мөмкинлекләр бирә. Шуларның иң күркәме – Рамазан-ы Шәрифтәге уразадыр. Нәкъ менә шушы айда кешенең күңел күзе ачыла, йөрәгенең төбендә яшеренеп яткан иманы хәрәкәткә килә, бөтен җанын-тәнен әллә нинди хисләр биләп ала. Нәкъ менә бу айда меңнәрчә иман әһелләре бердән куәтле гаскәр хөкеменә күчә. Ахшам җитәрәк Султан-ы Әзәлинең “рәхим итегез!” боерыгын көткән кебек сафта торалар.
Мөбарәк Рамазан аендагы уразаның күп хикмәтләре бар, шуларның берсе шөкер итүгә карый. Халик-ы Рәззак җир йөзен күп төрле нигъмәтләр белән һәрдаим тулыландырып тора; төрледән-төрле ризык дисеңме, яшәү өчен уңайлы шартлар дисеңме. Әлбәттә, боларның берсе дә бушка гына түгел, аларның үз кыйммәте, үз бәясе бар. Барлык җан ияләре кулланган ризыклары өчен үз бәяләрен түләп бара: бал кортлары балын бирә, балавызын бирә, дару катнашмалары эшләп чыгара. Кәҗә-сыер сөтен бирә, ерткыч хайваннар, кошлар санитарлык эше белән шөгыльләнә, төрле хәшәрәтләр белән көрәш алып бара. Ә кеше алган малының бәясен нәрсә белән түли ала соң? Бары тик “калдык эшләп чыгару заводы” булып кына калырмы? Юк, Аллаһ-у Тәгалә биргән бүләкләре өчен кешедән мал да, акча да сорамый, бары тик бер нәрсәне – шөкер итүне генә сорый. Бу исә: нигъмәтләрнең турыдан-тыры Аллаһтан килгәнлеген белү, аларның кыйммәтен аңлау һәм ул нигъмәтләргә үзеңдә ихтыяҗ барлыгын сизү белән буладыр.
Күп вакытлар кеше ризыкның кыйммәтен аңлап бетерә алмый. Тук булганда, бигрәк тә бай булганнар өчен гади бер икмәк кисәгенең ни дәрәҗәдә нигъмәт булганлыгы аңлашылып бетми. Ә менә ифтар вакытында коры икмәк катысы да бер мөселман алдында шул хәтле кыйммәтле һәм ләззәтле булып тоела ки, аңлатып булмас, моны яшәргә кирәк. Менә шуны без дә аңлый алсак, күреп тоя алсак, иң ихласлы шөкернең ачкычын таба алдык дияр идек. Әгәр тоя алганбыз икән, ачларның да хәлен төшенә алачакбыз, үзебезгә карап “Ходайга шөкер әле” диярбез.
Җәнаб-ы Хак бер вакыт нәфестән сораган: ”Мин кем дә, син кем?”. Нәфес әйткән: “мин – Мин, ә син – син инде ул!” Аллаһ-у Тәгалә нәфескә газап биргән, җәһәннәмгә аткан, янә сораган. Янә шул җавап ишеткән: “мин – мин ул, ә син – син”. Нихәтле газапландырса да, шул бер җавапны ишеткән. Соңыннан ачлык белән газап биргән, ягъни ач калдырган. Яңадан сораган: “Мин кем һәм син кем?”. Шул чак нәфес: “Син минем Рабб-и Рахимымсын, ә мин синең гаҗиз бер колың!” – дип җавап кайтарган..