Ләмалар.. 25 Ocak 2010
Егерме биш дәва
(Хасталарга бер дару, бер юату, мәгънәви бер рецепт, бер хәл белү һәм "чирең үтүче булсын" ниятендә язылды.)
Искәртү һәм Гафу үтенү
Бу мәгънәви рецепт, кагыйдәдән тыш, башка бөтен язганнарыбызга караганда бик тиз (Бу рисале дүр ярым сәгать эчендә язылгандыр. Әйе Рүштү, Әйе Рәфәт, Әйе Хүсрәв, Әйе Сәгыйт) язылганы кебек төзәтүгә һәм җентекләп карарга вакыт табылмаганга күрә, язылышы кебек үк тикшерүе дә гаять тиз арада, бары бер генә тапкыр күздән кичерелде. Димәк, әүвәл язылганча, үзгәрешсез калдырылды. Йөрәккә фытрый бер сурәттә килгән хәтирәләрне сәнгать һәм игътибар белән бозмас өчен, яңадан тикшерүне кирәк тапмадык. Укыган затлар, бигрәк тә хасталар, кайбер хуш күренмәгән гыйбәрәләрдән яки авыр сүзләрдән һәм аңлатмалардан авырсынып, кәефсезләнмәсеннәр, миңа да дога кылсыннар.