Рамазан-ы Шәрифкә карый 30 Ağustos 2010
Бу икенче өлеш Рамазан шәрифнең бик күп хикмәтләренең тугыз хикмәтен аңлатучы “Тугыз ноктадан” гыйбарәттер.
Шулай итеп, Рамазан-ы Шәрифтәге уразаның бик күп хикмәтләре: һәм Аллаһ-ы Тәгаләнең Рубубиятенә (тәрбия итү), һәм кешенең иҗтимагый тормышына, һәм шәхси тормышына, һәм нәфесенең тәрбиясенә, һәм Аллаһ нигъмәтләрнең шөкеренә караган хикмәтләре бар.
Аллаһ-ы Тәгаләнең Рубубияте белән бәйле булган уразаның күп хикмәтләренең бер хикмәте шулдыр:
Аллаһ-ы Тәгалә Җир шарын бер нигъмәт өстәле рәвешендә яратуы һәм нигъмәтләренең һәр төрен шул өстәлдә бер сурәттә тезүе аша; Рубубиятенең, Мәрхәмәтенең һәм Рәхим-шәфкатенең чиксез булуын күрсәтеп бирә. Адәм балалары ялкаулыгы һәм төрле сәбәпләргә тагылулары аркасында бу халәтнең аңлаткан хакыйкатен тулысынча күреп җиткерә алмыйлар, кайвакыт оныталар. Рамазан-ы шәриф аенда исә, мөэминнәр бер мизгелдә тәртип белән тезелгән бер гаскәр рәвешенә күчә. Әзәл Солтанының кунагына чакырылган кебек, ахшам вакыты җиткәндә "Рәхим итегез" боерыгын көтеп торган шикелле бер буйсыну хәлен күрсәтәләр, шул гыйбадәтләре аркылы Аллаһ-ы Тәгаләнең чиксез рәхим шәфкатенә газамәтле, күркәм һәм тәртипле бер гыйбадәт белән җавап кайтаралар. Белергә иде, шулхәтле югары дәрәҗәдәге гыйбадәткә һәм кадерле хөрмәткә катнашмаган кешеләр кеше исеменә лаек була алырлармы икән?
Икенче нокта: Изге Рамазан аендагы уразаның, Аллаһ Тәгаләнең нигъмәт-ләренә шөкер итүгә караган хикмәтләренең бер хикмәте шулдыр: Беренче Сүздә әйтелгәнчә, бер патшаның аш өеннән бер хезмәтче алып килгән ашамлыкларның үз бәясе бар. Хезмәткәргә ашамлыкны китергәне өчен акча биреп, ә бик кадерле булган нигъмәтләрне кыйммәтсез күреп аның чын хуҗасын танымау зур наданлык булганы кебек, Аллаһ Тәгалә хисапсыз күп нигъмәтләрен адәм балалары өчен бөтен Җир шарына тезгән. Бу нигъмәтләрнең күрер күзгә сәбәпләре һәм хуҗалары - таратучы хезмәтче хөкемендәдерләр. Без шул хезмәтчеләргә кыйммәт бирәбез, аларга бик күп рәхмәтле булабыз; хәтта лаек булмаган бик күп хөрмәт күрсәтәбез. Хәлбуки, Хакыйки Нигъмәтләндерүче Аллаһ-у Тәгалә ул сәбәпләрдән тагын да күбрәк ул нигъмәтләр өчен шөкергә лаектыр. Шулай итеп аңа шөкер итү; ул нигъмәтләрне турыдан-туры Аллаһ Тәгаләдән килгәнен белү, ул нигъмәтләрнең кыйммәтен аңлау һәм бу нигъмәтләргә үзеңнең ихтыяҗыңны тою белән булыр.
Шулай итеп, Рамазан-ы Шәрифтәге ураза - чын һәм ихласлы, бөек һәм гомуми бер шөкернең ачкычыдыр. Чөнки бүтән вакытларда мәҗбүр калмаган кешеләрнең күбесе чын ачлыкны тоймаган заман, күп нигъмәтләрнең кадерен аңлый алмыйлар. Коры бер икмәк катысындагы нигъмәт, тук булганнарга, бигрәк тә бай булса, аңлашылмый. Хәлбуки, шул ипи катысы ифтар вакытында бер мөэминнең алдында бик кадерле нигъмәт булганын, аның тәм алу тойгысы шәһадәт итеп тора. Падишаһтан алып иң фәкыйргә хәтле һәркем Рамазан-ы Шәрифтә бу нигъмәтләренең кыйммәтен аңлаулары аша мәгънәви бер шөкергә лаек булырлар. Һәм көндезге ризыктан тыелып торуы аша: "Бу нигъмәтләр минем мулкем түгел, мин боларны ашауда ирекле түгел; димәк башкасының малыдыр һәм нигъмәтләредер.Аның боерыгын көтәм", - дип нигъмәтне нигъмәт дип аңлар; бер мәгънәви шөкер кылыр. Шул рәвешчә тотылган ураза күп яклардан кешенең чын вазифасы булган шөкернең ачкычы хөкеменә күчәр.
Өченче нокта: Уразаның иҗтимагый тормыш белән бәйле хикмәтләреннән бер хикмәте шул: Кешеләр дөнья тормышы ягыннан төрле итеп яратылганнар. Аллаһ-у Тәгалә бу төрлелеккә таянып байларны ярлы кешеләргә ярдәм итәргә чакыра. Хәлбуки, байлар ярлыларның кайгылы хәлләрен һәм ачлыкларын ураза тоткан очракта гына тоя алырлар. Әгәр ураза булмаса, нәфесләрен яратучы бик күп байлар булгалый, ачлык һәм фәкыйрьлек ни хәтле авыр һәм алар ни кадәр шәфкатькә мохтаҗ булуларын аңлый алмыячаклар. Бу яктан караганда, кешенең табигатенә урнаштырылган шәфкать хисе, хакыйки шөкернең нигезедер. Һәркем, ничек тә бул са үзеннән ярлырак кешене таба ала. Ул аңа карата шәфкать күрсәтергә вазифалы. Әгәр нәфесен ач тотарга мәҗбүрият булмаса, мохтаҗ кешегә шәфкате сәбәпле булышуга йөкләтелгән тиешле ярдәмне уүрсәтә алмас; башкарса да, камил булмас. Чөнки: Чын мохтаҗлык халәтен үз нәфесендә тоймый...
Дүртенче нокта: Изге Рамазан-ы Шәрифтәге уразаның нәфес тәрбиясенә караган бик күп хикмәтләреннән бер хикмәте шулдыр: Нәфес үзен ирекле һәм азат итеп күрергә теләр һәм шулай итеп уйлый да. Хәтта үз акылындагы Илаһлык һәм үз теләгенчә яшәү уйларының тормышка ашуын теләр. Хисапсыз нигъмәтләр белән тәрбия ителгәнен, яшәтелгәнен уйларга теләми. Бигрәк тә байлыгы һәм мөмкинлеге булса, өстенә гафләт тә килеп кушылса; карак шикелле талап Аллаһ-у Тәгаләнең нигъмәтләрен хайваннарча йотар.
Менә, ураза вакытында иң байдан алып иң фәкыйренә хәтле һәркемнең нәфесе аңлар: Үзе хуҗа түгел, хезмәтчедер; ирекле түгел, колдыр. Әмер булмаса иң гади һәм иң рәхәт нәрсәне дә эшли алмас, кулын суга да суза алмас дип, акылындагы Илаһлык фикере югалып китәр, коллыгы әйләнеп кайтыр, асыл вазифасы булган шөкергә юнәлер.
Бишенче нокта: Рамазан-ы Шәриф уразасы, нәфеснең холкын яхшырту һәм тискәре гадәтләрдән арыну ягына караган нокталарындагы күп хикмәтләрнең берсе шулдыр; Кеше нәфесе гафләт аркасында үзен оныта. Табигатендәге чиксез гаҗизлекне, хисапсыз фәкыйрьлекне, гаять дәрәҗәдәге кимчелекләрен күрмәс һәм күрергә дә теләмәс. Һәм ни кадәр зәгыйфь, югалуга дучар һәм бәлаләргә тарынучы булуын, тиз бозыла-тарала торган ит һәм сөяктән гыйбарәт булуын уйламас. Тәне тимердән ясалган шикелле, һич үлмәс кебек үзен дөньяда мәңге яшәр шикелле хыялланып дөньяга ябышыр. Дөньяны гына уйлар, тәмле һәм матди нәрсәләргә генә кызыгыр. Үзен шәфкать белән тәрбия итеп торучы Яратучысын онытыр. Дөньяга килү сәбәбен һәм ахирәт тормышын уйламас; начар әхлак эчендә тулганыр.
Менә шушы Рамазан аендагы ураза; иң наданнарга һәм кире кешеләргә, көчсезлеген һәм зәгыйфьлеген һәм ярлы булуларын искәртеп бирә. Ачлык аркасында ашказанын төшенер. Ашказанындагы ихтыяҗны аңлар. Зәгыйфь тәне ни кадәр чери торган бер нәрсә икәнлеген хәтерләр. Нихәтле миһербан һәм шәфкатькә мохтаҗ булуын чын-чынлап аңлар. Нәфсенең фиргавенлегеннән ваз кичеп, гаҗизлек һәм фәкыйрьлеген тулысынча аңлаган бер халәттә, Аллаһ Тәгаләнең хозурына сыеначак бер теләк тояр. Һәм чын ихлас белән шөкерана кылып, Аллаһ-у Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә омтылыр. Әгәр гафләт йөрәген бозмаган булса...
Алтынчы нокта: Рамазан-ы Шәрифтәге ураза, Коръәннең иңдерелүе белән бәйле ягыннан һәм Рамазан-ы Шәриф Коръән иң күп иңгән вакыт булуына караган күп хикмәтләрнең берсе шулдыр: Коръән-е Кәрим Рамазан аенда иңдерелгәнлектән; Коръәннең иңдерелү вакытнын истә тотып, ул изге сүзне яхшылап каршы алу өчен Рамазан-ы Шәрифтә кеше нәфесенең түбән хаҗәтләреннән, ашау-эчүдән тыелып торып, фәрештәләр халәтенә якынлашып һәм бер рәвештә Корьәнне әле генә иңгән кебек укып һәм тыңлап, андагы илаһи сүзләрне гүя беренче иңгән вакытындагы шикелле тыңлап һәм ул сүзләрне Пәйгамбәр әфәндебездән ишеткән кебек тыңлап, бәлки хәзрәт-и Җәбраилдән, бәлки Аллаһның үзеннән тыңлаган шикелле изге бер халәткә ирешер. Шул Коръәнне укып башка мөэминнәргә ирештерү һәм шул Коръәннең иңдерелү сәбәбен бер төрле күрсәтүдер.
Әйе, Рамазан аенда Ислам дөньясы бер мәчет рәвешенә килә; шундый мәчет ки, миллионнарча хафизлар, шушы дөнья мәчетнең һәр почмагында бу Коръәнне, бу илаһи сүзләрне Җирдәгеләргә тыңлаттыралар. Һәр килгән Рамазан
аятен, нурлы якты бер сурәттә күрсәтә. Рамазанның Коръән ае булуын исбат итә. Шул җир йөзе җәмәгатенең һәр төре, кайберләре һушлары китеп тыңларлар. Башкалары үз-үзләренә укырлар. Шундый бер хәлдәге изге мәчеттә, нәфеснең түбән теләкләренә ияреп ашап-эчү аркасында, шушы нурлы халәттән чыгу никадәр ямьсез бер күренеш булса һәм шул мәчеттәге җәмәгатьнең мәгънәви нәфрәтенә ни кадәр дучар булса, шул кадәр үк: Рамазан-ы Шәрифтә ураза әһелләренә каршы чыгучылар да, Ислам галәменең мәгънәви нәфрәтенә һәм хурлавына дучардырлар.
Җиденче нокта: Рамазан-ы Шәрифнең уразасы, дөньяда ахирәт өчен гамәл кылу максаты белән килгән адәм балаларының казанышларына караган күп хикмәтләренең берсе шулдыр: Рамазан аенда һәр изге гамәлнең савабы бергә мең исәбендер. Хәдистә әйтелгәнчә Коръәннең һәр хәрефенең ун савабы бар; ун изгелек язылыр, ун җәннәт җимеше китерер. Рамазан аенда исә һәр хәрефнең ун гына түгел мең, Аят-ел Көрси кебек аятьләрнең һәрбер хәрефе меңәр, ә Рамазанның җомгаларында тагы да күбрәктер. Һәм Кадер кичәсендә утыз мең савап язылыр. Әйе, һәр хәрефе утыз меңлек җәннәт җимешләре китерә торган Коръән-е Кәрим, шундый нурлы бер туба агачы рәвешендә була ки, миллионлаган шундый җәннәт җимешләрен Рамазан-ы Шәрифтә мөэминнәргә казандырыр. Менә күр, бу изге файдалы сәүдәгә кара, күзәт һәм уйлан: Бу хәрефләрнең кыйммәтен аңламаучылар ни дәрәҗә хәсрәттә булуларын аңла...
Шулай итеп, Рамазан-ы Шәриф ахирәт сәүдәсе өчен ачылган үтә дә файдалы бер күргәзмә, бер базар шикелледер. Һәм ахирәт маллары туплау өчен бик тә отышлы бер урындыр. Һәм гамәлләрнең үсеп җитешүе өчен, яз аендагы бәрәкәтле яңгыр шикелледер. Кешеләрнең Аллаһ-у Тәгаләнең тәрбия иту сыйфаты каршында үзенең коллыгын күрсәтү өчен иң нурлы, якты бер бәйрәм хөкемендәдер. Һәм шуның өчен ашау-эчү кебек нәфеснең хайвани начар гамәлләреннән һәм начар эшләрдән ерак тору өчен ураза белән вазифаландырылган. Гүя вакытлыча хайван дәрәҗәсеннән чыгып фәрештә дәрәҗәсенә яисә ахирәт базарлыгына кергәне өчен, дөньялык хаҗәтләрен вакытлыча калдырып торып, изге бер кеше һәм дөньяви тәннән гыйбарәт булган бер рух халәтенә кереп, уразасы аша Аллаһ-у Тәгаләнең күркәм исемнәрен чагылдыручы көзге шикелле булудыр. Әйе, Рамазан ае; бу вакытлы дөнья тормышында, фани гомер эчендә һәм кыска бер гомердә мәңгелек бер гомер һәм озын әбәди яшәүне эченә алыр, казандырыр.
Әйе, бер Рамазан ае, сиксән еллык гомер нәтиҗәсен казандырыра алыр. Кадер кичәсе исә, Коръән аңлатуы буенча, мең айдан да хәерлерәк булуы, бу сергә ныклы дәлилдер. Әйе, ничек итеп бер падишаһ үзенең хөкемдарлыгы вакытында, тантаналы көннәрне бәйрәм итеп уздыра. Падишаһ үз кулы астында булган халыкны ул көннәрдә гадәти кануннар кысасында түгел, бәлки үз шәхесенең игелегенә вә киң хозурына кабул итеп үзенә юнәлтер, үзенә тугрылыклы булган милләтенә махсус илтифат күрсәтер. Шуның кебек үк: Мәңгелекнең солтаны булган унсигез мең галәмнең Падишаһы, шул унсигез мең галәмгә караган махсус фәрманы булган Коръән-е Кәримне Рамазан аенда иңдергән. Әлбәттә бу Рамазанның илаһи бәйрәм, рухани мәҗлес хөкеменә күчүе әлбәттә табигый хәлдер. Рамазан ае шушындый бер бәйрәм булганлыктан, әлбәттә хайвани түбән эшләрдән бераз биздереп тору өчен ураза тоту фарыз кылыначак. Бу уразаның иң күркәм рәвеше исә: Аш казаны кебек бөтен тойгыларны; күз, колак, йөрәк, хыял, фикер кебек кеше җиһазларына үзенә бер төрле ураза тоттырудыр. Ягъни харамнан, буш эшләрдән читләштереп һәрберсенә үзенә хас гыйбадәтен эшләтергә чакырудыр. Мәсәлән: телеңне ялганнан, гайбәттән һәм начар сүзләрдән аерып аңа ураза тоттыру. Һәм ул телне Коръән, зикер, тәсбих, салават һәм истигъфар кебек нәрсәләр белән шөгыльләндерү... Мәсәлән: күзеңне хәрам нәрсәләргә караудан, колагыңны начар нәрсәләр тыңлаудан тыеп, күзеңне гыйбрәткә, колагыңны хак сүз һәм Коръән тыңлауда куллану кебек башка җиһазларга да бер төрле ураза тоттырудыр. Болай да ашказаны гәүдәдә ин зур фабрика булуы сәбәпле, ураза белән аңа ял бирелсә, башка җиһазлар (әгъзалар) җинел генә аңарга буйсындырылыр.
Сигезенче нокта: Рамазан аеның, кешенең шәхси тормышына бәйле булган бик күп хикмәтләренең берсе шулдыр:
Кеше өчен иң мөһим бер дару төреннән булган матди һәм мәгънәви бер диетадыр. Медицина ягыннан файдадыр: Кешенең нәфесе ашау-эчү мәсәләсендә үзен тыя алмыйча хәрәкәт иткән саен, һәм шәһеснең матди яшәешенә зыян китерә, һәм шулай ук хәләл-хәрамны аермыйча, алдына туры килгән һәрнәрсәне ашавы белән, мәгънәви тормышын да агулый. Әле тагы йөрәккә һәм җанга буйсыну аңа авырга килер. Башбаштакларча дилбегәне кулына алыр. Шулай итеп, кеше нәфесенә хуҗа була алмый; нәфес кешегә хуҗа була. Рамазан-ы Шәрифтә ураза аркылы бер төрле диетага күнегер, канәгать итәргә тырышыр һәм боерык тыңларга өйрәнер. Мескен зәгыйфь ашказанына да, азык эшкәртеп бетермичә аш өстенә аш тутырып хасталыклар китермәс. Һәм китерелгән әмер буенча хәләл нәрсәләрне дә калдырып торуы аша, харамнан качу өчен акыл һәм шәригатьтән килүче әмерләрне тыңларга бер көч, куәт тудырыр. Мәгънәви тормышын бозмаска тырышыр.
Кешеләрнең күбесе бик еш ачлыкка дучар була. Сабыр һәм түзем булу өчен бер дару кебек булган ачлык һәм үзен тыеп торырга өйрәнергә мохтаҗтыр. Рамазандагы ураза, якынча унбиш сәгать, сәхәрсез булса егерме дүрт сәгать дәвам иткән ачлыкка бер сабыр, бер түземлелек, бер дарудыр. Димәк, кешеләрнең бәлаләрен ике мәртәбә арттыручы сабырсызлык һәм түземсезлекнең дәвасы да - уразадыр.
Ашказаны фабрикасының бик күп хезмәтчеләре бар. Һәм, аның белән бәйләнешле бик күп җиһазлар, әгъзалар бар. Нәфес, әгәр вакытлы бер айның көндезләрен ашау-эчүдән тыелып ял итмәсә, шул фабрика хезмәтчеләренең һәм әгъзаларның гыйбадәтләрен аларга оныттырыр, үзе белән генә мәшгуль итәр, үзенә кол итәр. Теге башка кеше җиһазларын да, шул мәгънәви фабрика гөрелтеләре, тузанлары белән интектереп бетерер. Игътибарларын һәрвакыт үзенә тартып торыр. Бөек вазыйфаларын вакытлыча оныттырыр. Шуның өчендер дә инде: әүвәлге изге кешеләр камилләшү өчен үзләрен тыелуга, аз ашарга ияләштергәннәр. Бары тик Рамазан-ы Шәриф уразасы белән генә шул фабриканың хезмәтчеләре аңлый алырлар: Бу фабрика өчен генә яратылмаганнар. Һәм шул әгъзалар, ашказанының түбән хәрәкәтләренә җавап итеп Рамазан-ы Шәрифтә фәрештә һәм рухани затлар кебек хәрәкәтләрдән тәм алырлар, игътибарларын шуңа юнәлтерләр. Шуның өчен дә: Мүбарәк Рамазанда мөэминнәр дәрәҗәләренә күрә аеры-аеры нурларга, бәрәкәтләргә, мәгънәви шатлыкка ия булырлар. Йөрәк һәм рух, акыл, хыял кебек хисләрнең, ураза аркылы күп дәрәҗә күтәрелү, үсү мөмкинлеге бар. Ашказаның елавына каршы, алар елмаеп көлерләр.
Тугызынчы нокта: Рамазан-ы Шәриф уразасының, турыдан-туры нәфеснең тәккәберлеген кыру һәм гаҗизлеген күрсәтеп кол булуын белгертүгә караган хикмәтләрнең берсе шулдыр:
Нәфес Раббысын танырга теләми, фиргавен кебек үзен-үзе раб дип таныйсы килә. Никадәр газап бирелсә дә, җәзаландырылса да, шул тамыр канында калыр. Фәкать ачлык белән ул тамыр тиз кырылыр. Менә, Рамазан-ы Шәрифтәге ураза турыдан-туры нәфсендә урнашкан бу фиргавенлек хисенә һөҗүм итәр, кырыр. Гаҗизлеген, зәгыйфьлеген, фәкыйрьлеген күрсәтер. Кол булганлыгын белдерер.
Хәдис риваятьләрендә шундый бер хикәя бар: Җәнаб-ы Хак нәфескә: "Мин кемдер, син кемсен?" Нәфес әйткән: "Мин миндер, син синдер!" Газап биргән, җәһәннәмгә аткан, яңадан сораган. Тагын өйткән: "ӘНӘ ӘНӘ, ӘНТӘ ӘНТӘ". Нинди төр җәзалар бирсә дә, шул тәкәбберлегеннән ваз кичмәгән. Соңыннан ачлык белән газап биргән. Ягъни ач калдырган. Кабаттан сораган: "МӘН ӘНӘ ВӘМӘ ӘНТӘ". Нәфес әйткән:
Ягъни: "Син минем Рабб-и Рахимимсең, мин синең гаҗиз бер колыңдыр..."