Гаиләләребез көчле булсын! 02 Mart 2009
Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Без өметләнгән яшүсмерләребез! Һәркайсыгызга да ялкынлы сәламнәремне белдерәсем килә: Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Белгәнебезчә Ислам дине гаилә берлә кагылышлы сорауларга, ата-ана, ир-хатын, балалар мәсьәләсенә зур әһәмиятен бирә. Коръән-Кәримдә Раббыбыз әйтә: «Ий мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр». (Тәхрим сүрәсе, 6 аят). Ягъни, хатыннарыгызга, балаларыгызга күркәм тәрбия бирегез, гаиләләрегезнең эчендә булган хәлләрдән гафил булмагыз, гаиләләрегезгә зур әһәмиятегезне бирсәгез, шунда гына Раббыгызның сәгадәтләренә ирешерсез!
Дин-шәригатебез адәм балаларының җир йөзендә бозылып, фәхишә гамәлләр кылып йөргәннәрен теләми... Коръәндә җир йөзендә фәсәд-бозыклык кылучыларның башларына газап төшүе күрсәтелә, мәсәлән, Фәҗер сүрәсендә, 11-13 аятләрдә шулай әйтелә:
11. “Гад, Сәмуд вә Фиргавен шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар”.
12. “Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр”.
13. “Раббың аларга куйды ґазап камчысын”.
Ислам дине бөтен эшләребездә тәртип булганны ярата. Зур үстеңме, укып бетердеңме, эшкә урнаштыңмы, хәлеңнән килә икән, өйлән, гаилә кор, акыллы, тәртипле балалар үстер, туган-күрешләреңә, хәтта башка милләттә, башка диндә булган адәмнәргә үрнәк бул!
Семья, гаилә, дин кардәшләрем, бик тирән мәгънәле, кыйммәтле сүз. Әгәр дә илләребездә халкыбыз азып-тузып йөрер урынына гаиләләр корсалар иде, ышаныгыз, туган илебез тынычлы, мисали дәүләт булыр иде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә гаилә дигән нәрсә җиргә таптала. Телевизорны гына карасак, хәйран калабыз! Көне-төне зиначылыкны, фәхишәлек-бозык тормышны балаларыбызга, безгә, халкыбызга реклама ясыйлар. Бу әдәпсезлек туган илебезнең халкына, меңләгән гаиләләргә коточкыч зыян китерә.
Ышанып булмый, җәмәгать, хәйран, бүген илебездә 800 мең ата-анасыз бала бар икән! Аларга берәү дә тулысынча тәрбия бирми, кемнәр генә ул балалардан чыгар икән?
Дин-әхлак тапталган, ата-аналарга хөрмәт күрсәтемәгән җәмгыятьтә балалар, картлар йортлары калкып чыга. Ислам илләрендә картлар йорты, детдом дигән нәрсәләр юк иде, ник дисәгез, Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре Коръәндә зур ширк мәсьәләсен ата-ананы хөрмәтләү мәсьәләсе берлә берүк дәрәҗәгә күтәрә, Раббыбыз ата-аналарны, әби-бабакайларны хөрмәт итәргә әмер бирә: «Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димәгел, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!»(Бәни Исраил сүрәсе, 23-24 аятләр).
Ата-аналарын рәнҗеткән кешеләрнең Раббыбыз догаларын кабул итми, эшләрендә уңышларын бирми.
Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән бервакытны сорашканнар: “Ий Аллаһның илчесе, Аллаһы каршында гамәлләрнең иң саваплысын, иң изгесен әйтеп бирмәссеңме?” – дип. Пәйгамбәребез: «Биррүль-вәлидәйн», ягъни, ата-ананы хөрмәт итү, дип җавап кайтарган. Ата-анакайларыбызның, әби-бабакайларыбызның хакларын бирсәк, Раббыбыз безгә бәхетен дә, киң ризыгын да насыйп әйләр!
Динебез балаларны мөселман кешеләр итеп үстерергә куша. Мөмкинчелек булганда үзләрен мәчеткә алып килергә, дин-мәдрәсәләрдә укытырга кирәк. Кайбер хәдисләрдә: «Атаның баласына карата иң кыйммәтле бүләге – аны күркәм әхлакка вә тәртипкә өйрәтүе», – дип хәбәр ителә. Ләкин Җомга көнне мәчетләребезнең эченә карасак, бер яшь кешене табалмабыз, мәчетебезгә карт әби-бабайлар гына йөри. Бу коточкыч хәл! Яшьләребезне туган татар телебезгә, гореф-гадәтләребезгә өйрәтмәсәк, безнең киләчәгебез булмас, халкыбыз корыр, бетәр!
Раббыбыз Коръәндә якын-туганнарның хәлләрен белеп яшәргә куша, туган-күрешләрнең бер-берләре берлә дус рәвештә яшәгәннәрен тели: Ий мөнафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка хуҗа итәргәме? (Мөхәммәд сүрәсе, 22 аят). Туганнарның, ата-аналарның хәлләрен сорашмау, туган араларны өзү, бозыклыклар берлә маташу, бу аяттә әйтелгәнчә, мөнафикълар сыйфатыннандыр.
Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә ир белән хатын орышып, талашып торалар. Ашлары аерым, акчалары аерым... Кайбер ирләр балаларына кулларын күтәрәләр. Хатыннарга начар итенергә, аларны кыйнарга безгә кем дә хак бирмәгән. Ислам дине киресенчә, бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булып яшәргә куша: “Дәхи, Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр”. (Рум сүрәсе, 21 аят). Ягъни, Аллаһы Тәгалә ирләргә хатыннарына йомшак, мәрхәмәтле булырга боерды.
Динебез кушканча гаиләләребезне корсак, Раббыбызның әмерләрен үтәп бер-беребезгә шәфкатьле булсак, гөнаһ гамәлләрдән тыелсак, шул очракта гына гаиләләребез көчле булыр.
Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре яшьләребезгә тәүфикъ-һидәятен бирсен, картларыбызга балаларының җылы кочагында, ил-көн тынычлыгында гомер итәргә язсын! Адашкан-саташканнарыбызга туры юлын, һидәятен күрсәтсен, һәм барча җөмләбезгә ике дөньясында да хасәнәтләренә ирешергә Үзе насыйп вә миәссәр итсен!
Язучы: Мөнир-хәзрәт Бәюсов, Нижний Новгород.
Чыганак
Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре яшьләребезгә тәүфикъ-һидәятен бирсен, картларыбызга балаларының җылы кочагында, ил-көн тынычлыгында гомер итәргә язсын! Адашкан-саташканнарыбызга туры юлын, һидәятен күрсәтсен, һәм барча җөмләбезгә ике дөньясында да хасәнәтләренә ирешергә Үзе насыйп вә миәссәр итсен!
Язучы: Мөнир-хәзрәт Бәюсов, Нижний Новгород.
Чыганак