Беренче вазифабыз 22 Mart 2009
“Укы” булды кешедән соралучы иң беренче вазифа. Аваз-аваз үзен, юл-юл җир йөзен, бит-бит галәмне укыячак иде кеше. Моны да үзен башка җанлылардан үзгә һәм өстен итүче акыл, уй, фикер нигъмәте белән башкарып чыгачак иде.
Ни өчен һәм ничек укыячагын, кайдан килеп кая китүен белмәүче кешегә, кызыксынган бөтен сораулары урын алган бер Китап та бирелгән иде. Җанлы-җансыз һәр нәрсә эчендә булган Коръәнне укыячак иде кеше. Коръәнне укыган, әмер һәм тыюларына карап яшәгән, һәм бу дөньяда, һәм дә ахирәттә хозур һәм шатлыкка кавышачак иде.
Көне килде, уку да авырга килде кешегә.бер чәчәккә “Бик матур” диде, әмма әйткәненнән ары китмәде. Эчендә укыганны көтеп торучы исем һәм сыйфатларны, күзен гафләтнең кара пәрдәсе каплаганлыктан укый алмады. Укый белмәүче өчен һәрбер сурәт тонык һәм кыйммәтсез булып күренде. Я табигатькә, я дә сәбәпләргә тапшырылды.
Көн килде, Коръәннең укылуын теләмәгән, укучыларга да баскы һәм золым итүчеләр булды. Һәм бер көн гасырның имамы, хакыйкатьле, садыйк бер төшнең шатлыклы хәбәре белән Коръәннең тирәсендәге стеналарның җимерәләчәген һәм Коръәннең үз-үзен ачыклыячагын, яклыячагын белдерде. Һәм кыска бер заман эчендә бу хакыйкать, кояш кебек җир йөзенә таралды. Коръән кояшының бу гасырыбызга караган имани аятләре языла һәм укыла иде. Бу уку-язу көрәшенә хәзерләнүгә һичбер нәрсә каршы тора алмый иде. Бу сәбәптән зинданларга атылсалар да, анда да, тагы да ныклы бер рәвештә укуларын дәвам итәләр иде. Төрмәләр хаталарны төзәтү биналарына һәм гыйлем мәҗлесенә әвереләләр иде.
Тормышы һәм әсәрләре белән гел укуның кирәклеге турында аңлатучы Бәдиүззаман Хәзрәтләренең, тормышка ашуы өчен иң нык тырышкан проектларының берсе дә, фән һәм дин гыйлемнәренең бергә укытылачак бер мәдрәсәнең салынуы иде. Шушылай итеп фикерләрне һәм аеры мәдәниятләрне бер-беренә якынлаштырачак берлек һәм якынлыкка бер юл ачачак иде. Чөнки бөтен наданлык укый алмаудан килә иде.
Үстадыбыз һәр җирдә һәм һәр шартта укый һәм укыта иде. Караңгы төрмәләр бер уку үзәге булганы кебек, ямь-яшел ботакларын асылындыручы агач күләгәләре дә бер уку үзәге булалар иде. Бу кабер заман тау итәге, кайбер заман агач шалашлары була иде. Сугышта пулемет уты астында, ядрәләрнең тыз-быз очкан мизгелләрендә дә хәтта, Коръән нурларын җир йөзенә тарату өчен укый һәм яза иде. Хезмәт өчен “мөмкинлегебез юк, яисә җитәрлек түгел” кебек һичбер нәрсә каршылык түгеллеген, һәр шартның һәм урынның хезмәт өчен иң уңайлы җир булуын тормышы белән күрсәтә иде.
Мәрхүм Зүбәир Гүндүзалп Абый, ике нәрсәнең “1. Уку, 2. Кардәшлек, ихлас һәм самими хезмәт” иң мөһим әйбер булуын сөйли иде. Димәк, иң башта аңлап, дәвамлы рәвештә укыячакбыз, соңыннан да укып казанган ихлас, кардәшлек һәм самимият белән хезмәткә йөгерәчәкбез. Беренче вазифабызны җиренә җиткермичә бүтәннәренә күчү мөмкин түгел. Булса да, кимчелекле булуыннан, тулысынча уңыш алына алмый.
Һәм көн килде, Рисалә-и Нур Көллияте дөньяда иң күп укылучы һәм иң нык шаккаттыручы гыйльми чыганак буларак үз җирен алды. Никадәр бәхетлеләр: укучы һәм ихлас, самими гайрәт, чыдамлылык күрсәтеп хезмәтләрен дәвам иттерүче кардәшләр...
Чыганак.