Тагын да яхшырагын таптым, әни! 12 Ocak 2009
Тагын да яхшырагын таптым, әни!
Бер көн Аллаһ рәсүле янына бер кеше килә. Елап сыкрана иде...
“Я Рәсүлуллаһ! Кечкенә кызым елгага төшеп батып үлде!" дип әйтә.
“Әйдә” дип әйтә Аллаһ рәсүле (сгв), “Барып карыйк.”
Елгага килгәч, үлгән кызга дәшә Аллаһның Сөеклесе (сгв):
“Монда, әни-әтиең янына кире кайтырга теләр идеңме?”
Кечкенә кыз Аллаһның кодрәте белән телгә килә:
“Юк, я Рәсүлаллаһ, мин тагын да яхшырагын таптым.”
***
Я Хәйр-әл Мухсинин! Әй яхшылык итүчеләрнең иң хәерлесе!
Нинди гүзәл хәсәнәтләр эшлисең син!
Иман нинди зур нигъмәт!
Ахирәткә иман нинди бөек сәгадәт!
Мәңгелек җәннәт төшенчәсе һәм берәр көн яратканнарыбыз белән анда очрашу хыялы нинди зур бер куаныч...
Әйе, дөнья ахирәт белән бар. Тормыш мәңгелек белән бар. Кире хәлендә бар нәрсә дә газап.
Хәтерегездәме, үстад әйтә иде бит:
“Мәсәлән, синең яраткан бердәнбер улың сәрхүшлектә үлергә ятканда һәм мәңгелеккә аерылу уйлары белән өметсезлеккә төшкән вакытта, көтмәгәндә Хәзрәт-и Хызыр һәм Хәким-и Локман кебек бер табип килә, агу төшергеч шикелле бер дару эчертә. Шул яраткан һәм назлаган улың күзләрен ача, үлемнән котыла. Ниакдәр сөенеч һәм бәхет биргәнен шунда аңларсың...
“Нәкъ менә шушы сабый шикелле яраткан һәм җитди элемтәң булган миллионлаган сөекле кешеләр, шул “үткән заман” каберлегендә, синең күз алдыңда эчереп юк булырга ятканда, көтмәгәндә хакыйкат-е иман, Хәким-и Локман шикелле, мәңгелеккә юк булу ханәсе дип күз алдына китерелгән каберстанга калеб тәрәзәсеннән бер яктылык ачты. Шуның ярдәмендә бөтен үлеләр терелделәр. Һәм “Без үлмәдек һәм үлмиячәкбез, кабаттан сезнең белән күрешәчәкбез дип хәл телләре белән әйтүләреннән алган чиксез сөенеч һәм куанычларны иманның хәтта бу дөньяда да бирүе шуны исбат итә: иман хакыйкате шундый бер орлык ки, әгәр матдиләшсә, аннан аерым бер җәннәт хасил булыр” дидем.
***
Әйе, “Без үлмәдек һәм үлмиячәкбез дә, кабаттан сезнең белән күрешәчәкбез” диләр Филистинлы гөнаһсыз сабыйлар...
Иман хакыйкате белән әни-әтиләренә, яратканнарына юаныч бирәләр...
“Өзелмәгез! Безне кабаттан кочакларсыз, һәртөрле бәладән коткарып мәнгелеккә кадәр яратачаксыз, сөячәксез” диләр.
Әлһамдүлилләһ иман нигъмәтенә.
Хәзрәт-и Коръән ни боера иде:
“...Тирәләрегездә мәңгегә картаймыячак балалар йөрерләр.”
Хәзер инде “картаймыячак балалар” сере нәтиҗәсендә, әни-әтиләрнең күзләре аерылу газабыннан яшьләнмиячәк!
Үлем мәңгелеккә хушлашу түгел чөнки... Үлем – тагын да матуррак бер дөньяга кереш капкасы. Шушы гөнаһсыз сабыйлар өчен, дөнья зинданыннан җәннәт бакчаларына бер чакыру ул үлем...
Исегездәме Үстад, бер таләбәсенең кечкенә кызы фаватында “Җәнаб-е Хак, ул мөбарәк сабыйны үз җәннәтенә чакырып алды, шушы дөнья җәһәннәменнән коткарды” дигән иде бит. Ничаклы сабый котылды хәзер дөнья җәһәннәменнән... Израилнең җәһәннәмгә әйләндергән дөньядан...
Рабб-и Рахимебез нинди бөек! Тыштан хушыбыз китмәгән нәрсәләр астында нихәтле яхшылыклар, нихәтле матурлыклар саклый Ул!
Әйе, нихәтле рәхмәт чәчәкләренә авырлыдыр авырлыклар.
Һәм нихәтле “җәннәт чәчәкләре” чыгар шушы дөнья җәһәннәменнән...
***
Ул сабыйлар безгә әманәт!
Я Раб, хаталарыбызны гафу кыл!
Әманәтләребезне алу заманына кадәр безне әманәттә әмин кыл!
Биргән гүзәллекләреңә һәрвакыт әманәт күзе белән карарга насыйб ит.
Нәкъ шул Көръәндә мактаган яраткан колларың - сәхабәләр шикелле...
Әбу Талһа кебек, Үмму Сулейм кебек...
Исегездзме, бер көн балалары вафат иткән дә, Үмму Сулейм, өенә килүгә бу хакта иренә ничек аңлатырмын дип хафаланып торган.
Һәм өенә килгәч шулай дип әйтә аңа:
“Әй, Әбу Талһа! Башкасының әманәте синдә булса, хуҗасы да әманәтен кире алса, моңа үпкәләп кайгырыр идеңме?”
“Юк үпкәләмәм һәм кайгырмам” дип җавап бирә ул да.
“Алайса улың да Аллаһның безгә биргән бер әманәте иде. Ул, әманәтен кире алды.”
Һәм Әбу Талһаның авызыннан төшкән бары шул гына иде:
“Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун” .(Без Аллаһтан килдек, һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз)
Я Раб, белеп торабыз, әманәтеңдә әмин булу, аларны әманәт дип кабул итеп кенә була алыр.
Без аларга хакыйки мәлик түгел. Бары син генә һәрнәрсәнең иясе. Бары син генә Мәлик-үл Мүлк!
Һәм син, үз мөлкеңне теләгәнчә кулланырсың.
***
Мөхтәрәм үстадыбызның бер хәтирәсе һәм шул хәтирә нәтиҗәсендә кальбебезгә килгән сөенечле хәбәр, яралы йөрәкләребезгә шифа була:
“Бервакыт, икенче бөтендөнья сугышында, дошманларның әһл-и Ислам һәм бигрәк тә бала-чагаларга каршы эшләгән үтереш һәм явызлыкларыннан бик нык кайгыра идем. Холкымда шәфкать һәм мәрхәмәт нык булганлыктан, сабырым тышында газаплар чигә идем.
“Көтмәгәндә кальбемә килде, ул хаксызга үтерелгән сабыйлар шәһид китеп вәли булырлар; фани хәятләре мәңгелек бер тормышка алышына. Һәм әрәм калган маллары садәка хөкеменә күчеп баки малларга алмашына. Хәтта ул сабыйлар кәфер булган очракта да, ахирәттә үзләренә шушы дөньяда чиккән газапларына алмаш рахмәт-и Илаһиянең хәзинәсеннән шундый файдалар алачаклар ки, әгәр гаип пәрдәсе ачылса, аларның рәхмәт балкышларын күреп, “Я Раб, әлхәмдүлилләһ шөкер” диячәкләрен аңладым һәм ул мазлумлар өчен ныклы бер канәгатем килде. Һәм ифрат зур шәфкатьтән килүче каты хәсрәт һәм бәладан котылдым.
***
Әй, һәрнәрсәнең иясе булган Аллаһыбыз!
Әй, яшь бәдәннәрнең иясе булган Илаһыбыз!
Син һәрнәрсәнең дөресен белеп, һәрнәрсәне хикмәтең белән эшләрсең. Һәм Синең безгә өйрәткәннәреңнән башка безнең һичбер белемебез юктыр.
Синең шәфкатеңнән узып шәфкать кылу көчебездән килмәс...
Синең гадел мәрхәмәтеңә тәслим булудан тыш безгә ни тия. Ни эшләрсең, коллар инде без, гаҗизбез, фәкыйрьбез... Имтиханыбызны җиңелләштер.
Хисабыбызны кулайлай ит!
Хисабыбызны кулайлай ит!
Яныңа алган сабый әманәтләр хөрмәтенә, монда калучырына сабыр сабыр насып ит!
Һәм, я Раб! Шул сабыйлар хөрмәтенә, безне дә Җәннәтеңдә җәмалең белән хөрмәт ит!
Язучы: Исмаил Тәзәр
Чыганак
Язучы: Исмаил Тәзәр
Чыганак