Бетмәс Нур чишмәсе 03 Mart 2009
Хөрмәтле кунаклар, игътибарыгызга кешелекнең еллар буе сусап көтеп алган Нур чишмәсен тәкъдим итәбез. Кешенең иң кадерле азыгы икмәк булса, рухының, җанының иң кирәкле ризыгы да имандыр. Аллаһның күркәм исем-сыйфатларын, Каинат китабын аңлатып, гади, аңлаешлы мисаллар белән ачып биргән, үзенең ягымлы теле белән меңнәрчә назга сусаган җаннарны җәлеп иткән Нур көллияте тәрҗемәләрен игътибарыгызга җиткерәбез. Беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче Сүзләр инде тәрҗемә ителеп Рисалә бүлегенә урнаштырылды. Укыгыз, җаныгызның сусавын басып, рухыгызга иркенләп суларга ярдәм итегез. Иң якты теләкләр белән nur.gen.tr. хезмәткәрләре.