Сәгыйт Үздәмир Абыйның Нур календаре хакындагы язмасы.. 18 Ocak 2009
Газиз, Садыйк, Халис, Фидакарь Кардәшләрем:
Беренчедән: Чуктан-чук сәламнар белән узган Корбан бәйрәмнәрегезне кабаттан тәбрик, саулык һәм тазалыкта дөньяда тагын шундый нурлы хезмәт белән бәйле бәйрәмнәргә кавышуыгызны һәм ахирәттәге бөек әбәди сәгадәт бәйрәмнәре дә казануларыгызны Җәнаб-е Хактан нияз итеп калам...
Бу ел сезгә бик тә кадерле, өйләрегезгә дә хозур һәм бәрәкәт китерүгә, явыз барлыклардан сакланырга сәбәп булачак календарь җиткерәбез. Бу календарь бөтен тормышы буенча Коръәнгә хезмәт иткән Бәдиүззаман Хәзрәтәренә искермәс язу белән яздырылган ТӘВАФУК нәкышлы китапларның оригинал басма битләредер. Бу затның ихласыннан чыгып, кабуллыгына ишарәт буларак, тышы гаҗәеп нәкышлы, эче һидәят нурлары белән тулы иләһи Коръән хакыйкатьләрен сыйдырган әсәрләр яздырылган. Бу әсәрләрнең беренче бастыручулары һәм шул язу белән нөсхәләрен кабатлап язучылары, бу гаҗәеп ТӘВАФУК нәкышы белән килүче иләһи тәбрик һәм тәкъдир хатын алуга ягъни хезмәтләренең иләһи ризага ирешүен күрүгә һәрнәрсәләрен фида итеп, көн-төн шушы әсәрәрне язып бу хакыйкатьләрнең бөтен дөньяга таралуына сәбәп булганнар, миллионлаган кешеләрнең һидәятенә, дөнья һәм ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булганнар.
Әйдәгез хыял белән шул заманга кайтыйк.1925 тән 1950 нче еллар арасындагы вакыт эчендә Хз. Бәдиүззаман һәм фидакарь таләбәләре тарихта бик сирәк күренгән газап һәм авырлыклар эчендә бу әсәрләргә җаннары кебек ябышып бер нәрсәсен дә кызганмыйча хезмәтләрен дәвам иткәннәр. Ул заманнарда кулларында мәтбугать, басу станоклары кебек бер җайланма да юк. Таләбәләрнең күбесе фәкыйрь-фокара. Язган әйберләре тотыла калса кулга алу һәм төрмә бар. Төрмәдә дә җәза таяклары һәм мыскыл итүләр бар. Фәкать бөтен боларга каршы Җәнаб-ы Хак тарафыннан, бу фидакарь тырышулары өчен иләһи бер хат бар. Бу хат һич аңлатып бирә алмаслык бер ТӘВАФУК хаты һәм бу хатта мәгънәви рәвештә Бәдиүззаман Хәзрәтләре һәм таләбәләренә (Дәвам итегез, сездән ризамын. Җәннәт җирендә мәңгелек бәхет бар.) Бу иләһи хатка җавап йөзеннән ул таләбәләр каләмнәренә исерткеч мәхәббәт һәм җанлану белән шундый итеп ябыштылар ки , димәделәр ирле хатынлы, көн-төн Рисаләләрне язуга дәвам иттеләр. Фәкать ул арада иләһи имтиханнар башланып китә. Көмеш белән алтын бер-береннән аерылачак. Чынлап та ныклылар микән, ягъни төрмәләр дәвере башлана.
1934 тә Рисаләләрне язган һәм укыганнарны Кастамону, Әскишәһир, Испарта, Әфьюн һәм башка күп кенә шәһәрләрнең авыл һәм районнарыннан язучы һәм үз өйләрендә укучыларны, 120 гә якын кешене һәм Бәдиүззаман Хәзрәтләрен кулга алып Әскишәһир төрмәсенә утыртып куйдылар. Рисаләләрне язу һәм укудан баш тартсыннар дип мыскыл иттеләр, таяклар аттылар. Фәкать ул фидакарьләр ваз кичмәделәр. Төрмәдән чыгуга ук яңадан язу һән уку эшенә дәвам иттеләр. Чөнки алар ТӘВАФУКЛЫ нәкыш белән язылган Иләһи Ризалык хатын алган иделәр. Аларны Иләһи көчтән башка язудан һәм укудан баш тарттырачак һичбер көч юк иде. Фәкать дошманнар да тик тормый иде. Бу юлы өченче бер золым, изү, ваз кичерү эшен башлатып җибәрделәр. Анадолуның шактый гына шәһәрләрендә, район һәм авылларында Рисаләләрне язган һәм укыганнарның өйләрендә тентү оештырып, меңләгән Рисаләләрне туплап, 1946-47 нче елларда китап ияләрен Әфьюн төрмәсенә тутырдылар. Бәдиүззаман Хәзрәтләрен дә кулга алып чатнама суык кыш аенда тәрәзә пыялалары ватылып беткән камерага тыгып куйдылар. Өшеп катып үлсен дип янына ни бер урындык, ни бер юрган бирмәделәр. Шулай да Аллаһ-ы Тәгаләгә тулысынча буйсынган, төрмәдә булганда да сүрелмәгән бер бөеклек белән
(ӨМЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ ШУЛ КИЛӘЧӘК ИНКЫЙЛАБ ЭЧЕНДӘ ИҢ ЮГАРЫ КӨЧЛЕ ТАВЫШ ИСЛАМ ТАВЫШЫ БУЛАЧАКТЫР)
дип әйтә иде.
(ӨМЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ ШУЛ КИЛӘЧӘК ИНКЫЙЛАБ ЭЧЕНДӘ ИҢ ЮГАРЫ КӨЧЛЕ ТАВЫШ ИСЛАМ ТАВЫШЫ БУЛАЧАКТЫР)
дип әйтә иде.
Әфьюн төрмәсендә Рисаләләрне яздырып бастырганы өчен Бәдиүззаман Хәзрәтләренә егерме ай җәза бирделәр. Коссацион җәза департаменты башта бу гаепне аклап чыкканына күрә җәзаны боздылар. Һәм азатлык бирделәр. Аклау хөкеме бирелүгә карамастан Әфьюн суды досье тикшерү эшләре төгәлләнәсе бар әле дигән сылтау табып Бәдиүззаман Хәзрәтләрен хаксызга егерме ай төрмәдә яткырганнан соң гына җибәрәләр.
Газиз Кардәшләребез; бу календарь белән сезгә җибәрергә теләгән искермәс язулы нөсхәләр – Иләһи ТӘВАФУКЛЫ ризалык хаты алучы фидакарь Үстад һәм абыйларның елларча төрмәләрдә интегүгәр чигеп язган бик тә кадерле нөсхәләрдер. Алар бу хакыйкатьләрне киләчәк нәселләргә җиткерергә тиешбез дип төрле газап һәм интегүләргә түзеп яшәделәр. Менә бу алдыгыздагы язулар аларның бары Аллаһ ризасы өчен һәртөрле фидакарьлеккә барып язган беренче нөсхәләредер. Менә шушы ихласлы Рисаләләр күптәннән бастырылып килеп бүген 44 телгә тәрҗемә ителде, Себердән алып көнчыгыш Африкага кадәр, Япониядан алып Америкага кадәр булган җирләрдә миллионнарча кешеләр тарафыннан укылып тормышта кулланылып килә.
Фәкать 1960 нчы елдан соң да Үстад Хәзрәтләренең вафатыннан соң Рисалә-и Нур бастырылу һәм нәшер ителү революция хөкемәте тарафыннан тыелды. Фәкать ул замандагы абыйлар һәм кардәшләр дә тик тормадылар. Меңнән артык кеше төрмәләргә керде. Төркиядә 1964 нче елда 360 җирдә суд эшләре бара иде. Кемнәрне акладылар, кемнәрне хөкем иттеләр. Бу гаҗиз кардәшегез өстеннән 25 суд эше кузгатылды, сигез ун мәртәбә төрмәгә кереп чыгарга туры килде. Эш урыннары китте, эш хаклары киселде, фәкать соңыннан иләһи ярдәмләр җитеште. 1983 тә Тургуз Өзал вакытында 500 гә якын аклау карары буенча эчке эшләр министрлыгына китеп кассация суды тарафыннан акланган карарлар тышка чыкты. Кабаттан тикшерелде. Һәм бөтен Төркия Иминият Мөдирлекләренә гомум тапшырылды. (Моннан соң Рисалә-и Нурларның басылуы һәм укылуы ирекле һәм бернинди дә рәсми тикшерүләр ясалмыячактыр) Газиз Кардәшләребез, Рисалә-и Нурларның беренче мәртәбә килеп чыгышыннан алып бүгенге көнгә кадәрге булган аңлатып киткән кыска гына тарихының башында торучы язу эшен башлап җибәрүче абыйларның ихлас, садәкать һәм фидакарьлекләренең бер дәлиле булып торучы календарь битләрендәге язуларны һәм астындагы аңлатмаларны дикъкать һәм гыйбрәт белән укыгыз.
Бу хакыйкатьләрне безгә җиткерү өчен чиккән газаплар, авырлыклар һәм интегүләренең символлары булып торучы бу искермәс язуларны гыйбрәт белән тамаша итегез. Аллаһ өчен хезмәтнең һәм Рыза-и Иләһинең төрмәләрдән газап һәм интегүләрдән тагы да өстенрәк булуын күрегез. Иншааллаһ бу газап һәм рыза-и илаһи хаты белән язылган бу Рисаләләр өегезгә хозур һәм сәгадәт китерәчәктер. Ул фидакарь абыйлар ничек безгә газап һәм интегүләр эчендә бу Рисаләләрне биреп калдырсалар, без дә бу хакыйкатьләрне укып, нәшер итеп иншааллаһ бөтен дөньяга җиткерербез дип сезгә бөек бер гайрәт, мәхәббәт һәм тырышлык киләчәгенә ышанып калабыз. Куркыныч һәм авыр елларда һәрнәрсәләрен бу хезмәт өчен фида итеп беренче нигез эшләрне башкаручы бу абыйлардан әбәдиййән Аллаһ риза булсын һәм ахирәттә безгә шәфәгатьче итсен Амин би хурмәти сәйидил мурсәлин ...
Догагызга мохтаҗ кардәшегез
М.Сәгыйт Үздәмир