Нурчылар һәм Казан 25 Ocak 2009
Татарстан прокурорлары, психиатрлары Мәскәүне гаҗәпләндерә. Мәскәүдәге хокук яклаучылар соңгы елларда Татарстандагы Россия прокуратурасы һәм мондагы экспертларга, тел яки психиатрия белгечләре эшчәнлегенә, аларның "оста"лыгына аптырап карап тора. Сүз Мәскәү судында тыелган Сәет Нурси китаплары турында.
Бу прокуратураның Татарстан конститутциясен тураклавында гына түгел, Татарстан мөселманнарына мөнәсбәтеннән дә күренә. Казан милииционерлары һәм гуманист кыяфәтен чыгарып яшәүче прокурорларның гамәлләрендә алар исламофобияны гына түгел, бик күп гаделсезлек яки төгәлсезлекне, наданлыкны да күрә. Урыстелле чыганаклар Казандагы "милиция башбаштаклыгы" турында еш кабатлый. Мондый хәбәрләр Татарстан имиджын пычрата. Безне кабаттан коммунизм яки вәхшәт утравы дип кабул итә бшларга мөмкиннәр. Казанның тынычлык яки демократия турында сәясәте шик уята башлый аларда.
Мөселман яшьләре зинданга юкка атылды, диләр
Моңарчы сүз куерту төрмәгә атылган мөселман яшьләренең гаепсезлеге турында була иде. Җинаять эшенең ялганлыгына Мәскәү чыганаклары шаккатып язды. Әйтик, алар 16 яшьлек мәктәп баласының инде берничә ел буе мөселман террорчы оешма җитәкчесе булуын раслаган Татарстан хокук саклау ситемасына анекдот та, гаделсез чынбарлык дип тә карый. Бүген исә Рим Папасы, Россиядәге Путин яклы Гайнетдин һәм Таҗетдин кебек мөфтиләр тарафыннан да аңлау тапкан автор Сәед Нурсиның китапларын Татарстандагы прокуратураның Мәскәүгә хәтле барып суд аша тыеп йөрүе алар игътибарын җәлеп итә. Бу турыда тыңлаулар бүген РФ башкаласында узачак. Моны "Газета.ру", "Эхо Москвы", "Росбалт", башкалар яза.
Мәскәүгә барып ни эшләп йөриләр?
Кызык, милиционерлар әзерләүче югары уку йортларына керер өчен ришвәткә татар балалары бер фатир бәясен тота кебек. Араларында тәртип урнаштырасы, пагонлы коррупциягә каршы көрәшәсе җирдә башка эш юкмы? Мәскәүгә мөселманнарны тыю өчен йөрергә кирәкме? Казаннан тартып алынган 80 процент салымнарны кайтарту, яки эре каракларны тоту эшләрен оештырырга тиешле кешеләр шулай иттереп башка гамәлләр белән мавыга.
Күреп була, язып булмый
Шунысы кызык, моны Татарстан журналистлары күрәме? Күрә, тик язарга курка. Алар гаепсез саналучы егетләрне төрмәгә атучыларның бакчадагы чәчәкләрне фотога төшереп йөрүен язарга ярата. Шулай иттереп, гаепсезләрне утыртучылардан яки тыючылардан кешелеклелек образы ясала. Үзешчәннәрне фотомастер итеп сурәтләү дә көлке, тик чын күренеш. Аның каравы төрмәгә атылучы татарлар турында язу куркыныч әйбер. Фәүзия Бәйрәмова бу турыда "Шәһри Казан" газетасында язган иде. Нәтиҗәдә бер ай элек баш мөхәррир Мирсил Әгъләметдинов эшсез калды, аларда редакция сәясәтен алып барган тәҗрибәле һәм хикмәтле матбугат аты Әгъзәм Фәйзерахманов урынына кеше эзләнелә.
Казаннан "куштылар", дип Мәскәү тоталитаризмга барырмы?
Россиядәге Кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Владимир Лукин да "Нурси эшенең" ясалма булуын раслый. Лукин Мәскәү шәһәре Коптев районы судына хат юллады. Ул федераль судья Сергей Митюшевтан, Татарстан прокуратурасы сораса да, "хокуклар һәм ирекләрне массалы рәвештә бозуга юл куймаска", Россияны "демократик булмаган, тоталитар илләр дәрәҗәсенә" төшерүгә юл куймаска куша. Сүз Татарстанның түбән тәгәрәве турында бармый, зыялы урыслар бу турыда сөйләшеп торуны да мәгънәсезгә саный кебек инде. Шулай ук Лукин Татарстанда кот алган Сәед Нурси әсәрләрен киресенчә халыкара дуслыкны ныгытучы китап дип бәяли. Моңа карамастан Нурси китапларына каршы суд эше дәвам итә. ТР Прокуратурасы Нурсиның 14 китабын экстремистик дип бәяләргә кушкан булган.
Себердә дә китапларны тыя алмыйлар
Шул ук заманда Омски өлкәсе прокуроры да бу китапларга каршы эш кузгаткан булган. 2005 ел маенда Омски өлкә судында эш каралган. Тик мәхкәмә гаепләүләрне нигезсез дип тапкан, аны укучылар да гаепсез булып чыккан. Себер кадәр салкын һәм кырыс Себердә дә, разбойниклар һәм колонизаторлар оныклары һәм татар аборигеннары яши торган шәһәрдә, чын төрмәләр ягында да Нурси китаплары тыела алмаган. Акыллы, мәгърифәтле саналучы Казанда исә алар тыела. Тик кабатлыйм, бу турыда Мәскәүдә яшәүче урыстелле хокук яклаучылары сүз кузгатып та тормый. - Алар өчен Казан мәдәни, кешелекле бер шәһәр дип беркайчан да саналмады. Алар безне Новодворскаяны психушкада тоткан ил дип саный кебек, һаман да.
Бәйрәм узды, ыштан тузды
2005 елда ук Татарстан прокуратурасы инде Сәет Нурси тарафдарларын тыярга теләде. Бу нисбәттән 20 фатирга тентү керде. Җирле телевизор проституткалар һәм наркоманнар, караклар һәм алкашларның кан тутырып күрсәтә торган тапшыруларда аек, ләкин яулык бәйләгән кыз балаларның җыелып намаз укый торган җирләрен притон кебек күрсәтеп репортажлар бирде. Тамашачы хәйран калып карады. Казан меңьеллек бәйрәменә әзерләнде, халыкны өркертергә кирәк иде. Тик бәйрәмнәр узды, ыштаннар тузды, акчалар бетте, халык та мифик террорчыларга түгел, икмәк кайгысына чумды. 2006 елда инде асылда Чаллыга кагылган Җинаять эше туктатылды. "Гаеплеләр булмау сәбәпле". Тик ул китапларны укыган пенсионер карчыкларга әле дә әйберләре кайтарылмаган дип яза "Ислам.ру" һәм Мөселманнар хокукын яклау үзәге.
Кайнар "эш" дәвам итә
Шуннан соң Татарстан прокуратурасы китапларны бастырган "Нуру-Бади" фондын теркәлгән җире -Мәскәүдәге мәхкәмәгә гариза биргән. Ә Коптев районы суды бу эшне яшерен рәвештә һәм авдокатларга әйтмичә ябык ишекләр артында уздыра. Федераль судья Сергей Митюшев адвокат Сергей Сычевка мәхкәмәнең ябык баруына аңлатма бирмәскә хокукы барлыгын искәрткән. Тик бу эштәге гаҗәп һәм сәер әйберләр моның белән генә тәмамланмый әле. Судья Митюшев Мәскәүдәге эре һәм дәрәҗәле Дин һәм хокук институты, Россия фәннәр академиясының Ауропа институты, Африка һәм Азия Институты, , Шәрыкны өйрәнү институты, Ватикан, Ауропа Ислам шурасы, Малайзия Ислам университеты, Мисырдагы Әл-Әзһәр университеты экспертларына да колак салырга теләми. Ул суд өчен әзерләнгән атеистик һәм психологик экспертизаны кулайрак күргән.
Барысы да үзенә үзе акыллы, тик моның өчен утыртмыйлар
Ә бит бер карасаң бар дин дә, бар китап та үзен иң акыллы, иң гаделе дип таный. Эксперт-психиатрлар китапларда коммунизмга һәм атеизмга дошманлык, табынулар күргән. Һәр дини китапта диярлек атеизм яки коммунизмга каршы фикер, үз идеяңа табыну бар. Хәтта рәсми һәм атеистик Биология дәреслегендә дә Дарвинга яки Химиядә материализмга табыну бар. Берәүнең дә авызы тегеп куелмаган: мөселманнар христианнарны, мәҗүсиләр яһүдиләрне, мармоннар католикларны, баптистлар иеговистларны, кришналар йогаларны сүгә, атеистлар диндарларны тәнкыйтли тора, һәркем үзен иң акыллы һәм хак диндә дип исәпли. Бер динне дә башка динне гаепләү өчен тыйганнары юк әле. Шуңа өстәп, Сәет Нурси киресенчә мөселман-христиан диалогы башлаган кешеләрдән бит.
Казан экспертизалары чүплектә кала
Ә экспертларга килгәндә, Мәскәүдәге кешелекле хәрәкәтләрне һәрвакытта Казандагы сәер нәтиҗәләр гаҗәпләндерә тора. Әйтик күптән түгел Йошкар-Олада яшәүче жрец Виталий Танаковның "Онаен ойла" ("Жрец сөйли") брошюрасына милли һәм дини дошманлык уятуда гаепләп КДУ журналистика факультеты укытучылары тискәре экспертиза биргән иде. Тик фән һәм фикер хөрлеге алга киткән Түбән Новгород галимнәре һәм Мәскәүдәге "Сова" оешмасы экспертлары киресен исбат итеп судтан дини кешене һәм китабын йолып калдылар. Эксперт Светлана Шәйхетдинова, үзе үк ирек сөюче профессия кешеләрен әзерләүче, миңа бүтән беркайчан да башка дини текстларга бәя бирмәячәген искәртте. Соң инде. Ул моны сөйләгәндә, аның янында күпкә акыллырак һәм төгәлрәк булып чыккан оппоненты "Сова" вәкиле дә утыра иде. Шулай иттереп Казан университеты империалистик үзәк һәм феодаль имиджын кайтарды.
Казан - данлыклы карательләр шәһәреме?
Бу юлы исә прокурорларга "ярдәмгә" КДУ түгел, ә дин һәм рух буенча "зур" белгечләр килгән. Сәвит чорында акыллы кешеләрне тиле дип бикләп тоткан данлыклы урын - Казандагы Республика психиатрия клиникасы һәм галәмәт зур "психолог"лар: Татар дәүләт гуманитар һәм педагогика университетның практик психология кафедрасы да. Әлбәттә аларның нәтиҗәләрен Мәскәүдәге ирекле һәм күпкә акыллырак эспертлар тагын көлгә очырган. Бер исемен әйтергә ярамаган профессор судта хәтта үзен үзе "профан" дип тә атаган. Шулай иттереп профаннар кычытмаган җир кашып Шәйхетдинова кебек үк җәтмәгә эләккәннәр. Алар китапта әйтик "үлем культын" тапкан. Ә православие чиркәве үлем турында уйламыймы? РФ Президенты Владимр Путин да үлем символы - тәрене үбә. Ул да үлем пропогандалыймы? Профаннар үз тизәге белән уйнаучы тилеләргә бәлки диагноз куя беләдер, тик тәхарәт алучыларны алар белми. "Бу процесс сәвит чорындагы каратель психиатриясын кабатлый", - дип яза "Ислам.ру". ...
1930 еллар шаукымы башланамы?
Бу язда "Известия" газетасы да мөселманнарның Владимир Путинга Ачык хатын бастырды. Азия мөфтие Нәфигулла Әширов, Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, Карелия мөфтие Висам Али Бардвил кебек чын лидерлар, Махачкалы мулласы Мөхәммәтрәсүл Сәгадиев, дума депутаты Шамил Солтанов, фәйләсүф Хәйдәр Җамал, Төмән казые Фатыйх Гарифуллин һәм тагын өч меңән артык мөселман имза салган аңа. Хатта Россияның кайбер төбәкләрендә террор белән көрәшү сылтавы белән мөселманнарга каршы чын ау оештырылды дип шикаять белдерелә. Сүз әлбәттә Татарстан турында. Мөрәҗәгатьтә 1930 еллар шаукымы башлануына ишарә бар.
Баланы бишектә буалар
Еш кына читтә яшәүче татарлар ник Казанда яки Уфада, чынлап та татар мәдәнияте яки милләте аяк терәп яши ала торган җирдә, зыялылар, аларның идеялары органнардан шул кадәр күп зыян күрә дип сорый. Әйтик татарчыларны Америкада яки Истанбулда тоткарламыйлар бит. Шулай ук Мәскәү белән Пермьдә дә Казандагы кебек яшерен куркыту, хәйләкәр контроль, хикмәтле йолдау, сатылырга чакыру, даими кул кисү киң җәелмәгән. Ник? Кешене үтерергә теләсәң, аны бишектә буалар. Ул үссә, зурайса, җәелсә яки качса: аны тотып бетереп булмый. Артыннан йөгереп кара. Шуңа күрә Казан яки Уфада иң камил татарофоб һәм исламофоб институтлар, методлар тупланган. Биредән юкка гомер бакый өмет белән килгән акыллы татар кешесе кире качып китәргә мәҗбүр булмаган. Татарны кулда тоту яки юк итү технологияләре кайда иң камил була ала? Әлбәттә, Казанда һәм аннары Уфада. Шуңа күрә читтә күзәтеп яки карап торып яки аптырап торучыларга киңәш итәм: гаепләмәгез монда бичара булып яткан яки эчеп йөргән кайнар татар башларын. Алар үз башлары өстендә кемнәр торганлыгын бик әйбәт белә. Сезгә рәхәт ул, биш елга бер киләсез дә җырлап-биеп, тук чырай күрсәтеп китәсез. Менә Сез, кайтып татарлыкны моннан таратып карагыз! Сәет Нурси яки башка дини китапларны Казан аша тыйдырту, милләтпәрвәрләр өстеннән Татарстандагы суд эшләре, яулык киюне Казанда тыю, кешеләр арасында татар теленә битарафлык хисен тудыру, ислам динендә татарлыктан качып чит булган урыслыкка табынуны тарату, гарәп яки төрек, америка яки немец тәэсиреннән карачкы ясау - мантыйклы һәм татарны күрәлмаучыларның 500 ел буе туплаган иҗади, даими, фәнни хезмәте кебек күренә. Бу эштә яхшы пенсия яки пагонына өстәмә йолдыз тагарга өметләнгән татарлар да теләп катнаша. Аларның икмәге шул, башка эшкә ярамыйлар. Монысы минем соравым һәм шигем, Мәскәүдәге кеше хокукы өчен кайгыртучыларныкы түгел.
Гафу итегез.
Язучы: alia| | Амиль Нур
Чыганак