Һәм, мәсәлән, меңләгән төрле кечкенә җан иялә-реннән берсе булган чебеннәрнең һәр елда яңадан терелгәннәренең саны Адәм пәйгамбәр заманыннан кыямәткә хәтле булачак кешеләр саныннан артык була. Шул хәтле чебеннәрне миллионлаган башка бөҗәкләр белән бергә ел саен терелтә алган Аллаһе Тәгаләнең кыямәт көнендә барлык кешеләрне дә те-релтә алуы шиксез вә шөбһәсездер.
Әйе, дөнья Дарул-хикмәт, ахирәт Дарул-кодрәт булуы аркасында, дөньядагы эшләр Аллаһның Ха-ким исеме белән, ә ахирәттәге эшләр Аллаһның Ка-дир исеме белән булыр. Шуның өчен дөньяда бер айда, яки бер елда эшләнгән эшләр ахирәттә бер мизгелдә, яки кинәттән булачак. Бу турыда Коръә-не-Кәримдә түбәндәге аять бар:
"Кыямәт көнендә Аллаһның эшләре (инсаннарга хәят бирүе) күз ачып йомганчы һәми аннан да тизрәк эшләнәдер".
Әгәр хәшернең килүен, язның килүе кебек кат-гый рәвештә аңларга теләсәң, "Рисаләи Нур"дан "Хәшер рисаләсен" игътибар белән укы.
ДҮРТЕНЧЕ МӘСЬӘЛӘ. Җир шарының һәлакәте һәм кыямәтнең кубуы да Раббыбызның әмере белән, бер койрыклы йолдызның кунак өебез булган Җиргә бәрелүе аркасында кинәттән булыр, ун елда салын-ган бер сарайның берничә минутта җимерелүе ке-бек.