Бу зур эшләрнең барысы да Аллаһның Хафиз һәм Кадир исеме белән эшләнәдер. Мәсәлән, инсаннарньщ хәят тормышы күренешләре аларның зиһеннәрендә, агачларның гамәлләре җимешләренең орлыкларын-да һәм барча кошларның хәятларының программа-сы да аларның йомыркаларында саклана. Шуның өчен инсаннарның зиһеннәре, агачларның җимешлә-ре, җимешләрнең орлыклары, чәчәкләрнең тышча-лары һәм бөтен кошларның йомыркалары Аллаһның хафизият (һәр нәрсәне саклавы) сыйфатының һәр җиргә таралганлыгын исбат итә.
Шушы фани галәмдәге шул хәтле кечкенә һәм зур барча барлыкларның да гамәлләре (файдалы нәтиҗәләре) Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелып та, галәмнең иң бөек ва иң хөрмәтле итеп яратылган инсаннарның гамәлләре Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелмавы мөмкинме соң? Әлбәттә, мөмкин түгел.
Шуннан аңлашыла ки, барча инсаннарның изге яки начар гамәлләре - кыямәт көне мәхкәмәсендә хисап бирү максатында -Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелулары аңлашыладыр.
Димәк, кыямәт көнендә зур бер илаһи мәхкәмә корылачак һәм анда инсаннарның язып куелган гамәлләренең нәтиҗәләре күренәчәк. һәр кешенең үз гамәленә лаек булган мөкяфате (гамәлнең хакы) яки җәзалары биреләчәк. Шулай итеп, Аллаһның гомум галәмдә күренеп торган Хафиз исеме дә ахирәт-нең булачагын катгый рәвештә исбат итеп тора.