Шул Җир шары исә инсаннарның тормыш юлы өстендәге фани бер кунакханәсе рәве-шендә ясалган. Шулай булгач, бу дөнья тормышы-ның максаты бары тик шул фани тормыш өчен генә булса, инсаннарга хезмәт итә торган барча барлык-лар исраф булыр иде. Хәлбуки, чынлыкта алар ке-шеләрнең мәңгелек хәяты булган ахирәт тормышы өчен бирелгән. Кешеләрнең тормыш хәлләреи фәрештәләр мәгънәви киноларга төшерәләр. Димәк, аларның нәтиҗәсе ахирәттә күреләчәк һәм күрсәтеләчәк. Шуның өчен пәйгамбәребез бер хәди-сендә әйткән: "Дөнья - ахирәтнең кырыдыр. Анда нәрсә чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың".
Алтынчы әсас. Аңларсың ки, инсан, хайваннар кебек муенына бавы тагылып, болында печән ашау шикелле, гомерен бушка уздыру өчен яратылмаган. Бәлки аның бөтен гамәлләренең сурәтләре төшере-леп барылыр. Һәм шулар белән исәпләшү өчен, язып алынып, сакланыр.
Җиденче әсас. Аңларсың ки, көз көнендә язгы һәм җәйге гүзәл сәнгатьләрнең (үсемлекләрнең, чәчәкләрнең) саргаюы ул аларның бөтенләй юкка чыгулары түгел, бәлки киләчәк язга урын калдыру һәм киләчәк сәнгатьле барлыкларга урын әзерләү өчендер. Бу үзгәрешле хәлләр аңлы кешеләрне гафләттән уяту өчен китерелгән гыйбрәтле күре-нешләрдер.
Сигезенче әсас. Адларсың ки, шушы фани галәм-нең бакый яратучысының шундый башка мәңгелек йортлары бар ки, бәндәләрне шунда җибәрер.