ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 27
(1-128)

Тугызынчы әсас. Аңларсың ки, Рахманиррахим Аллаһ үз бәндәләренә үз йорты булган ахирәттә шундый ихсаннар вә икрамнар (бүләк вә нигъмәтләр) бирәчәк ки, аларның яхшылыгын.күз дә күрмәгән, колак та ишетмәгән һәм инсаннарныц хыяллары да барып җитмәгән булыр. Амәнна, шуңа ышаныбыз.

ҖИДЕНЧЕ ХАКЫЙКАТЬ. Аллаһның Хафиз (язып алып саклаучы) исеме дә ахирәтнец хаклы-гын исбатлар,.

Фән һәм гыйлем күзе белән караганда күрәбез: күктә, җирдә, туфракта һәм диңгезләр эчендә барча барлыкларның -кечкенәсенең дә, зурысының да -күренешләре Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куела һәм шунда сакланып, тагын да югарырак бер максатка юнәлдерелә. Моны эшләгән затның (Аллаһ-ның) барлыкларның иң шәрәфлесе һәм иң югары дәрәҗәлесе булган инсаннарның гамәлләрен дә язып сакламавы мөмкин түгел.

Әйе, һәрбер сәнгатьле барлык камил тәртип белән барлыкка китерелә. Ул тәртипле, үлчәүле яратылу Аллаһның гыйлемен, хикмәтен күрсәтер. Шулай ук һәр барлыкның вазифасы вә гамәлләре баштан ахыр-га хәтле үк (дөньядан күчәр алдыннан) Аллаһның Хафиз исеме белән язылып куелыр. Моңа мисал: яз көненең чәчәкләре, сансыз күп җимешле агач вә үсемлекләренең гамәлләре (хәрәкәтләре һәм файда-лы нәтиҗәләре) аларның орлыкларында, тышчала-рында һәм тамырларында язылган булыр. Икенче бер яз фасылында ул орлык вә тышчалардан яңадан зур яз галәменең күренешләре барлыкка китерелер.

Тавыш юк