Икенче әсас. Аңларсың ки, бу дөнья ханы эчендә утырганнарның бөтенесе дә кунактыр. Кәрим Раббелары булган Аллаһ аларны даруссәламга (сәламәт-лек урыны булган җәннәткә) чакыра.
Өченче әсас. Аңларсың ки, бу дөньядагы зиннәт-ләндерү дә бары тик рәхәтләнеп тәм алу, ләззәтләнү өчен генә түгел. Чөнки кыска бер вакытта алар ләззәт бирсәләр дә, кешеләрне кинәттән ташлап китеп, күп вакыт кайгы, көенеч бирерләр. Сиңа тәмен бирер, аппетитны ачар, ләкин сине туйдырмас. Чөнки, я ул нигъмәтнең вакыты кыска, яки синең гомерең кыс-ка булуы аркасында, сине туйдырырга вакыт җитми. Димәк, кыйммәте зур, әмма вакыты кыска булган бу нигъмәтләр гыйбрәт алу, аның чын хуҗасына шөкрана кылу өчендер. Аллаһның мәңгелек оҗмах-тагы нигъмәтләренә кызыксындыру өчендер.
Дүртенче әсас. Аңларсың ки, бу дөньяны төрле сәнгатьләр белән бизәкләндерү(1) исә, Рахманың рәхмәтенең әһле иман өчен җәннәттә әзерләнгән нигъмәтләренең үрнәкләре һәм күргәзмәләре миса-лында булыр.
(1) Дөньядагы һәр нәрсенең яратылуы максатлары күптер. Алар, нигездә, өч төрледер.
Беренчесе. Яратылу максатының иң мөһиме шулдыр -Җәнабе Аллаһ үзе яраткан барлыкларда үзенең исемнә-ренең чагылышын күрергә вә тамаша кылырга теләр. Ул барлыклар Аллаһ алдында үзләренең хәлләрен Аллаһка тәкъдим итәрләр. Бу мәсьәләдә гомернец аз яки күп ва-кытлы булуы мөһим түгел, Аллаһның ризалыгы мөһим-дер.