Ул агачларның куллары кебек булган ботаклары белән безгә меңләгән төрле жимешләрен бирә. Ә бал кортлары хезмәте аркылы безгә иц тәмле, иң шифалы бал бүләк итә. Ел саен һәр фасылда кара туфракка күмелгән орлыклардан барча инсаннарның ризыгы булган ашамлыкларны ризык итеп бирә. Җир йөзендәге бу күренешләр Аллаһе Тәгаләнед чиксез рәхимлеген һәм аныц чик-сез кәрим сыйфатын ап-ачык итеп күрсәтеп тора.
Кояш һәм аның тирәсендә әйләнеп йөрүче Җир шары вә Айдан алып ид кечкенә барлыкларга хәтле барысының да Аллаһның табигатьтәге канун вә әмерләренә буйсынуы Аллаһныц чиксез солтанлы-гын һәм гыйззәтен күрсәтә.
Югарыдагы мисаллардагы күренешләр шуны ис-бат итә: галәмнең идарәчесе Аллаһның чыннан да чиксез рәхмәте, чиксез кәрәме һәм чиксез җәлал вә гыйззәте бардыр. Шулай булгач, чиксез жәлал вә гыйззәт, ягъйи солтанлык гыйсьянкярларга жәза бирүне таләп итәр. Чиксез кәрам вә чиксез рәхмәт үзенә лаеклы мөкяфәт һәм бүләкләр бирүне таләп итәр. Хәлбуки, бу фани дөньяда һәм кыска гомердә Аллаһның рәхмәте вә кәрәменең диңгездән бер там-чысы кадәре дә бирелмәс. Димәк, Аллаһның рәхмәте һәм кәрәменә лаек булган мөкяфәтләр бирелә тор-ган урын - ахирәт бардыр.
Һәм ул Җәлал вә Солтанлыга лаек бер җәза уры-ны булачактыр. Чөнки бу фани дөньядан кяфер, за-лим һәм явыз кешеләр җәзаларын алмыйча, ә маз-лум мөэминнәр мөкяфәтләрен алмыйча үлеп, күчеп китәләр. Димәк, аларның җәза һәм мөкяфәтләре Аллаһныд зур мәхкәмәсе булган ахирәткә калдыры-лыр, анда һәр кеше үзенә лаек җәзасын күрер.