СҮЗЛӘР | Беренче Сүз | 2
(1-2)

     Әйтик, бер кеше килде, бөтен шәһәр халкын мәҗбүри рәвештә шәһәрдән чыгарды, аларны көчләп-җәберләп эшләтте. Без аңларбыз ки, ул кеше үз көче-куәте белән генә бу эшләрне башкара алмас. Ул шул дәүләтнең бер солдатыдыр, дәүләт исеменнән эш кылыр, патшаның көченә, куәтенә таяныр. Шуның кебек үк һәр нәрсә дә Аллаһның исеменә таянадыр: Туфракка күмелгән орлыклар сыртларында дәү-дәү агачларны ташыйлар, тау хәтле йөкләрне күтәрәләр. Димәк, һәрбер агач "Бисмиллаһ" дип әйтә. "Учларын тутырып" безнең алдыбызга рәхмәт хәзинәсеннен: җимешләрен китереп куярлар. һәм һәрбер бакча да, "Бисмиллаһ" дип әйтә. Аллаһның ашханәсендә бер казан булыныр; анда төрледән-төрле тәмле ашлар бергә пешереләләр. Һәрбер сыер, дөя, куй (сарык), кәҗә кебек мөбарәк хайваннар да "Бисмиллаһ" дип әйтәләр. Аллаһның кодрәтеннән бер сөт чишмәсе булыныр. Безгә, Рәззак исеменнән иң йомшак, иң чиста, аб-е хәят (тормыш суы) кебек бер эчемлекне тәкъдим итәләр.

     Һәрбер агач һәм үсемлекнең ефәк кебек йомшак тамыр һәм ботаклары "Бисмиллаһ" дип әйтә. Кап-каты таш һәм туфракны тишеп үтәләр. "Аллаһ исеме белән, Рахман исеме белән" дип әйтәләр, һәрнәрсә аларга буйсына.

Шулай итеп, һавада агач ботакларының таралуы һәм җимеш бирүләре шикелле; тамырларның каты таш туфракны җиңеллек белән тишеп үтүе һәм туфрак астында җимеш бирүе... һәм эссе һавада яфракларның айлар буенча ко-рымыйча яшел калуы; (дарвинчы) материалистларның авызларын томалый. Аларга әйтә: иң нык ышанган катылык һәм кызулык та әмер астында буйсынып хәрәкәт итәләр; ул ефәк кебек йомшак тамырлар каты ташны

аятендә әйтелгән Мусa галәйһиссәлам таягы шикелле, тишеп чыгалар. Һәм сигарет кәгазе кебек юка, нәфис яфраклар, ут атучы кызулыкка каршы пәйгамбәр Ибраһим (Г.С.) кебек:

.аятен укыйлар

     Шулай итеп, һәр нәрсә дә Бисмиллаһ дип әйткәнгә күрә. Аллаһ исеменнән һәр нәрсәне безгә тәкъдим иткәнгә күрә. Без дә шулай ук " Бисмиллаһ " дияргә тиешлебез. Аллаһ исеме белән бирергә, Аллаһ исеме белән алырга тиешбез. Шунлыктан Аллаһ исеме белән бирмәгән аңсыз ке-шеләрдән алмаска тиешбез.

     Сорау: Алган нәрсәләр өчен сатучыларга бер кыйммәт түлибез. Ә менә нигъмәтләрнең асыл хуҗасы булган Аллаһ бездән нинди хак сорый микән?

     Җавап: Әйе, Асыл хуҗа бездән бу нигъмәтләре каршылыгында хак итеп өч нәрсәне сорый: берсе - Зикер, берсе - Шөкер, берсе - Фикердер. Башта " Бисмиллаһ " - зикердер. Ахырда "Әлхәмдүлилләһ" - шөкердер. Уртада, бу кыйммәтле һәм гаҗәеп бер сәнгать булган нигъмәтләрнең, Әхад-ы Самәд булган Аллаһның кодрәт могҗизасы, рәхмәт бүләге булуын уйлау һәм аңлау - фикердер. Берәр патшаның бик кыйммәтле бүләген сиңа китерүче мескен бер кешенең аягын үбү, ә бүләкне җибәргән патшаның үзен танытмау, ни дәрәҗә ахмаклык булса, шуның кебек; тышкы яктан нигъмәт бирүче булып күренгән кешеләрне мактап һәм яратып, ә чын мөнгыймне (нигъмәт бирүче Аллаһны) оныту; бу аңардан мең дәрәҗәдә зуррак ахмаклыктыр.

     Әй, нәфес! Шушылай ахмак булырга теләмәсәң, Аллаһ исеме белән бир, Аллаһ исеме белән ал, Аллаһ исеме белән башла, Аллаһ исеме белән эшлә.
Вәссәлам.

***

Тавыш юк