СҮЗЛӘР | Өченче Сүз | 5
(5-6)
ӨЧЕНЧЕ СҮЗ
Гыйбадәтнең нинди зур сәүдә һәм бәхет, ә фисыкның (бозыклыкның) һәм сәфаһәтнең (әдәпсезлек, инсафсызлыкның) нинди зур зыян һәм һәлакәт икәнен аңларга теләсәң, шушы мисалда китерелгән хикәяне тыңла...
Бервакыт ике солдат ерак бер шәһәргә барыр өчен боерык алалар. Юлга бергәләп чыгып китәләр; ләкин озакламый юл икегә аерыла. Юл чатында бер кеше була, аларга әйтә: "Менә бу уң яктагы юлның һичбер зарары юктыр. Бу юлдан китүчеләрнең уннан тугызы зур казаныш һәм тынычлык күрерләр. Сулдагы юлның һичбер файдасы юктыр, шуның өстенә анда ун юлчының тугызы зарар күрер. Бу ике юлның озынлык вә кыскалыгы тигездер. Әмма бер аермасы бар, тәртипсез һәм идарәсез булган сул юлның юлчысы йөксез, коралсыз йөрер. Тыштан күренүче җиңеллек, алдавыч бер рәхәтлек күрер. Гаскәрлек тәртибе астына кергән уң як юлның юлчысы, ашамлыклар тулы дүрт килолык бер капчык һәм һәртөрле дошманны җиңә алырлык ике килолык мөкәммәл бер дәүләт коралы ташырга мәҗбүрдер".
Бу укымышлы кешенең сүзен тыңлагач, шул бәхетле булган гаскәри уң якка китә; җилкәсенә, биленә бер батман авырлык ала, әмма йөрәге һәм рухы меңләгән батман кайгы вә куркынычтан котыла. Ә теге бәхетсез солдат, гаскәрлекне ташлый. Тәртипкә, низамга керергә теләми, сул якка китә. Гәүдәсе бер батман авырлыктан котыла, әмма кальбе меңнәрчә батман авырлыгындагы битәрләүләр, рухы исә чиксез куркулар астында изелә. Теләнче кебек, һәрнәрсәдән куркып, калтырап йөри. Ахырда теләгән җиренә барып ирешә. Анда да баш күтәрүче һәм качкын кеше җәзасын күрә.
Хәрби хезмәт тәртибен яратучы, чемодан һәм коралын яхшылап саклаучы уң якка киткән солдат, беркемнән дә булышлык алмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, тыныч күңел һәм вөҗдан илә йөри. Һәм теләгән шәһәренә килеп җитә. Анда аңа, вазифасын яхшы итеп үтәгән намуслы солдатка лаек бер бүләк бирәләр.
Әй, итәгатьсез нәфес! Шуны бел: ул ике юлчының берсе -Аллаһның кануннарына итәгать итүче; икенчесе - итәгатьсез һәм нәфсенә иярүче кешедер. Ул юл исә - тормыш, хәят юлыдыр; Рухлар Галәменнән килеп, кабердән узар, ахирәткә китәр. Ул чемодан һәм мылтык исә - гыйбадәт һәм тәкъвадыр. Гыйбадәттә чыннан да тышкы бер авырлык бар. Фәкать мәгънәсендә шундый бер рәхәтлек һәм җиңеллек бар ки, аңлатып бетереп булмас.
Тавыш юк