СҮЗЛӘР | Өченче Сүз | 6
(5-6)
     Чөнки бәндә намазында әйтер:

Ягъни: "Халикъ (Яратучы) вә Рәззак (Ризык бирүче) Аңардан башка юктыр. Зарар һәм файда, Аның кулындадыр. Ул һәм Хакимдер, ялгыш эш эшләмәс. Һәм Рәхимдер, ихсаны һәм мәрхәмәте чиксездер” диеп, инанганы өчен, һәр нәрсәдә Аллаһның рәхмәт хәзинәсе ишеген табар. Дога белән аны кагар. Һәм һәрнәрсәне Аллаһның әмеренә буйсынган рәвештә күрер. Раббысына сыеныр. Тәвәккәллек белән Аллаһка таянып, һәртөрле бәладән сакланыр. Иманы аңа зур бер иминлек бирер. Әйе, һәр хакыйки изгелек кебек батырлыкның да нигезе имандыр, убудияттер (Аллаһка кол була белүдер). Һәр начарлык кебек куркаклыкның да нигезе далаләттер (адашканлыктыр). Әйе, йөрәге нурлы бер бәндәне, җир шары үзе бомба булып шартласа да, ихтималдыр ки, бу аны куркытмас. Бәлки, гаҗәйеп бер Аллаһның кодрәтен, зур  хәйранлык белән тамаша кылыр. Фәкать, танылган, мәшһүр акыл иясе дип йөртелүче кальбсез фасик (бозык) философ булса, күктә койрыклы йолдыз күрсә, җирдә калтырап төшәр. "Әләй, бу тиле йолдыз Җиребезгә килеп бәрелмәс микән?" дип, пошаманга төшәр, уйлана башлар. (Бервакыт шундый бер йолдыздан, Америка халкы тетрәгән иде; күп кешеләр кичен өйләрен ташлап киттеләр.)
     Әйе, кеше чиксез нәрсәләргә мохтаҗ, ләкин кулыннан килгәне юк дәрәҗәсендә... Һәм бик күп бәлаларга тап була, ә көче-куәте тузан бөртеге дәрәҗәсендә аз бер нәрсә... Кешенең бөтен барлыгы, көче-күәте - кулы кая кадәр җитә алса, шул кадәр генәдер. Ләкин өметләре, теләкләре һәм кайгы вә бәлалары исә; карашы, хыялы, уйлары кая хәтле җитә һәм китә алса, шуның хәтле киңдер. Бу кадәр гаҗиз вә зәгыйфь, фәкыйрь һәм мохтаҗ булган кеше рухы өчен гыйбадәт, тәвәккәл, тәүхид, тәслим (Аллаһка бирелү) никадәр бөек бер табыш, бәхет һәм нигъмәт булганын бөтенләй үк сукыр булмаган кеше күрер һәм аңлар. Билгеле ки: зарарсыз юл белән зарарлы юл арасыннан, ун ихтималдан бер ихтимал булса да, беренчесе сайланылыр. Хәлбуки: Мәсьәләбез булган убудият юлында - зарарсыз булуы өстенә - уннан тугыз ихтимал белән сәгадәт-е әбәдият (мәңгелек җәннәт бәхете) хәзинәсе бардыр. Бозыклык һәм наданлык юлында исә: - хәтта фасыйкның үз карашы буенча да - файдасыз булуы өстенә - уннан тугыз ихтималында әбәди бәхетсезлек һәм һәлакәт бардыр. Бу мәсьәлә бик күп вәлиләрнең һәм галимнәрнең таныклыгы вә дәлилләре белән исбат ителгәндер.
     Сүзнең кыскасы: Ахирәт кебек, дөнья бәхете дә шулай ук, гыйбадәттә һәм Аллаһка кол булудадыр. Шулай булгач, без һәрвакыт:

дияргә бурычлыбыз. Һәм мөселман булуыбызга шөкрана кылырга тиешлебез.
***
Тавыш юк