СҮЗЛӘР | Икенче Сүз | 4
(3-4)
     Әй, нәфсем! Бел ки, әүвәлге адәм, кяфердер. Яисә аңсыз бер гафилдер. Бу дөнья, аның карашынча, кайгы-хәсрәт йортыдыр. Барлык җан ияләре - аерылу һәм югалту куркусыннан елаган ятимнәрдер. Хайван һәм инсаннар исә, әҗәл хәнҗәре белән үтерелеп, кисәкләргә таркалган гәүдәләрдер. Таулар, диңгезләр шикелле зур барлыклар рухсыз, зур мәетләр хөкемендәдер. Моның кебек бик күп кайгылы, куркыныч хәлләр, көферлек һәм адашканлыктан чыгып, ул кешене газап итәләр. Икенче кеше исә – мөэминдер. Җәнаб-ы Хакны таныр, Аны тасдыйк итәр. Аның карашынча, бу дөнья - бер зикерханә-и Рахман (Аллаһка зикер әйтү йорты), бер талимгаһ-ы бәшәр вә хайвандыр (инсаннар һәм хайваннар сынала торган урын), кешеләр һәм җеннәр имтихан тотыла торган мәйдандыр. Барча хайваннар һәм инсаннарның вафаты - бер тәрһисаттыр (азат ителү).  Үз вазифасын бе-тергән кешеләр, бу фани дөньядан тыныч күңел һәм шатлык белән аерылып, башка галәменә китәрләр. Аларның китүе белән яңа вазифалы кешеләргә үз эшләрен үтәү өчен урын ачылачак. Бөтен җан ияләренең туулары исә, гаскәрлеккә, корал артына, эш башына, вазифага башлаудыр. Бетен җан ияләре вазифалы гаскәри, эшенә тугры хезмәткәр кебектер. Дөньяда ишетелә торган бөтен тавышлар исә, я вазифа башлагандагы зикер һәм тәсбих һәм тәнәффестән, ял итүдән килә торган шөкер вә шатлык, яисә эшләүдән килә торган куаныч тавышларыдыр. Бөтен җан ияләре, ул мөэминнең карашынча, Сәййед-и Кәриминең вә Малик-и Рахиминең күркәм хезмәт итүчеләре һәм дус хезмәткәрләре, берәр татлы, ширин китабыдырлар. Тагын бик күп моңа охшаган күркәм, олы, тәмле, татлы хакыйкатьләр иманынан барлыкка килер.
     Димәк, иман  үзендә бер мәгънәви  җәннәт агачының орлыгын саклый. Көфер исә мәгънәви бер җәһәннәм агачының орлыгын саклый.
     Димәк, сәламәт һәм иминлек бары тик исламият белән имандадыр. Шулай булгач, без һәрвакыт:

 дияргә тиешлебез...
 
 
Тавыш юк