СҮЗЛӘР | Дүртенче Сүз | 8
(7-8)
Менә, әй, намазсыз кеше! һәм намаз укуны яратмаучы нәфсем!
Ул падишаһ исә - Раббыбыз, Яратучыбыздыр. Ул ике юлчы хезмәтчеләр исә; берсе – Диндар, намазын яратып укыр. Башкасы - Надан, намазсыз кешеләрдер. Ул егерме дүрт алтын исә, егерме дүрт сәгать һәр көндәге гомердер. Ул хуҗалык бакчасы исә - Җәннәттер. Ул станция исә - кабердер. Ул сәфәр исә - кабергә, мәхшәргә, мәңгелеккә китүче кешелек юлыдыр. Гамәленә карап,таквасының көченә карап, бу ерак юлны төрлечә кичеп үтәрләр. Бер төркем таква кешеләр, мең еллык юлны бер көндә яшен тизлегендә кичеп үтәрләр. Бер төркеме дә, илле мең еллык юлны бер көндә хыял тизлегендә кичеп узарлар. Коръән-е Газыймушшан шушы мәсьәләгә ике аяте белән ишарәт итә. Ул билет исә - намаздыр. Биш вакыт намаз өчен, тәхарәтләре белән бергә, бер сәгать вакыт җитә. Белсә идегез, егерме өч сәгатен шушы вакытлыча булган дөнья мәшәкатьләренә сарыф итеп һәм, бер сәгатен озын мәңгелек тормышына сарыф итмәгән кеше, ни кадәр зарар эшләр, ни кадәр үз-үзенә золым итәр, ни кадәр акылсызлык эшли. Чөнки, мең кеше катнашкан бер лоторея уенына, оту ихтималы меңнән бер ихтимал була торып, ярты байлыгын шуңа түгеп бетерүне акыл кабул итә икән; соңыннан малының егерме дүрттән берен, отышы йөздән туксан тугыз ихтималда хак булган әбәди (мәңгелек) хәзинәгә бирмәсә; ни кадәр акылсыз һәм хикмәтсез хәрәкәт иткәнен, дөрес фикердән ни кадәр ерак киткәнен, үзен акыллы дип йөртүче кеше аңламасмы?
Хәлбуки: Намазда рухның, кальбнең һәм акылның бөек бер рәхәте бар. Һәм тән өчен дә ул хәтле авыр эш түгелдер. Һәм намаз укыган кешенең бүтән гадәти дөньяви эшләре, изге бер ният белән гыйбадәт хөкемен алыр. Бу рәвешле гомеренең бөтен байлыгын, ахирәт малы итә алыр. Фани гомерен, бертөрле мәңгеләштерүгә ирешер.
***
Тавыш юк