СҮЗЛӘР | Бишенче Сүз | 10
(9-10)
Шулай итеп, әй, ялкау нәфсем! Хикәядәге ул дәһшәтле сугыш мәйданы – бу тынгысыз дөнья тормышыдыр. Төйркем-төркем булып бүлгәләнгән гаскәр исә - кешелек җәмгыятедер. Һәм шушы полк исә - бу гасырның Ислам җәмәгатедер. Шул ике солдат исә, берсе - дини фарызларны белүче һәм үтәүче, зур гөнаһларны ташлау һәм эшләмәү өчен нәфес һәм шайтан белән сугышучы, Аллаһтан куркучы мөселмандыр. Икенчесе – Аллаһның Хакыйки Рәззак булуыннан шикләнеп дөнья эшләренә чумып, фарыз гамәлләрне ташлаучы һәм дөнья эшләре алдында очраган һәртөрле гөнаһларны эшләүче надан кешедер. Ул хәзерлек исә – (иң башта - намаз) гыйбадәттер. Ул сугыш исә – нәфес һәм начар теләкләр, җен һәм кеше сурәтендәге шайтаннарга каршы көрәшеп, гөнаһлардан һәм түбән әхлактан калеб һәм җаныңны мәңгелек тәмугътан коткарудыр. Ул ике вазифа исә, берсе: Тормыш биреп ризыкландырудыр. Икенче: Тормышны бирүче һәм ризыкландыручыга яратып ялварудыр. Аңа тәвәккәл итеп ышанудыр.
Әйе, иң якты могҗиза һәм иң гаҗәеп хикмәт булган яшәүне кем биргән, ясаган булса, хәятне ризык белән туендыручы һәм дәвам иттерүче дә Улдыр. Аннан башкасы була алмас... Моңа дәлил сорыйсыңмы? Иң зәгыйфь, иң акылсыз хайван; иң яхшы туклана (җимеш кортлары һәм балыклар кебек). Иң гаҗиз, иң көчсез җая иясе; иң яхшы ризыкларны ашый (кеше һәм хайван балалары кебек).
Әйе, хәлал ризыкка көч, ихтыяр белән түгел, ә бәлки, киресенчә, көчсезлек, зәгыйфьлек белән ирешелгәнен аңлау өчен, балыклар белән төлкеләрне, балалар белән бүреләрне, агачлар белән хайваннарны чагыштыру җитәдер. Димәк, ризык табу өчен намазын ташлаучы кеше, теге солдатка охшар; окобын, сугышка хәзерлеген ташлап, базарда теләнчелек итәр. Фәкать, намазыңны укыганнан соң, Җәнаб-ы Рәззак-ы Кәрим булган Аллаһның рәхмәт чишмәсеннән насыйп ризыгыңны эзләү, башкаларга йөк булмау өчен шул эшкә үзең керешсәң - гүзәлдер, батырлыктыр.. бу да шулай ук бер гыйбадәт булып саналыр. Кешенең табигате һәм мәгънәви коралланышы хәтта, аның дөньяга Аллаһны тану, аңа гыйбадәт кылу өчен яратылганлыгын күрсәтеп тора. Чөнки дөнья тормышы өчен кирәкле һөнәр һәм көч ягыннан иң гади бер чыпчыкка да җитешә алмый.. фәкать, мәгънәви, ахирәт тормышы өчен кирәкле гыйлем, ифтикар (ярлылыгыңны тою), истигъфар һәм гыйбәдәт ягыннан хайваннарның солтаны һәм җитәкчесе хөкемендәдер.
Димәк, әй, нәфсем! Әгәр яшәвеңнең төп максаты итеп дөнья тормышын алсаң һәм һәрвакыт шуның өчен тырышсаң, иң гади бер хайваннан да түбәнгә төшәрсең. Әгәр ахирәт тормышын төп максатың итеп алсаң һәм, шушы гомереңне аңа ирешү өчен сәбәп итсәң һәм шуның өчен яшәсәң, ул вакыт хайваннарның бөек бер командиры, хуҗасы хөкемендә һәм бу дөньяда Аллаһның сөекле бер колы, кадерле һәм хөрмәтле бер кунагы булырсың.
Шулай итеп, сиңа ике юл.. теләгәнен сайлый аласың.. Һидаять һәм тәүфыйкны Әрхамур-рахиминнән сора...
***
Тавыш юк