МӘКТҮБАТ | Җиденче Мәктүп | 1
(1-2)
ҖИДЕНЧЕ МӘКТҮП

      
  
 
 
                                
     Газиз кардәшләрем!
     Миңа сөйләсен диеп Шамлы Хафизга ике нәрсә әйткәнсез:
     Беренчесе: “Хәзрәт-и Пәйгамбәр Галәйһиссаләтү Вәссәламның Зәйнәп белән өйләнешүен; иске заман монафыйклары кебек, яңа заманның әһл-е даләләте дә тәнкыйт өчен бер сәбәп итеп карыйлар, нәфесе, шәһвәте өчен эшләгән дип уйлыйлар.” диясез.
     Әлҗавап: Мең мәртәбә ялган һәм булмас бер эш бу! Шушы югары намус сахибенә шундый түбән шөбһәләрнең кулы җитешә алмас. Әйе, унбиш яшеннән алып кырык яшенә кадәр, ир-ат дәрте ташып торган һәм хисләренең кайнап торган заманында, әдәпнең югары ноктасында һәм иң чиста ниятләр белән Хәдиҗә-түл Күбра кебек ихтыяр бер хатын белән канәгать булып яшәгән бер Затның, дуслары һәм дошманнары бу мәсьәләдә уртак сүздә торалар, кырыктан соң, ягъни ир-ат дәртенең тынычланган һәм хисләрнең дә басылган заманында берничә хатын белән өйләнешүе һәм гаилә коруы, һичшиксез һәм шөбһәсез нәфестән булмавы һәм башка әһәмиятле хикмәтләргә ия булганлыгын, чебен күзе хәтле инсафы булучыга исбат итүче бер дәлилдер.
     Ул хикмәтләрнең берсе шулдыр: Зат-ы Рисаләтнең сөйләшүе кебек, эш-хәрәкәте һәм хәл-торышы да шулай ук дини чыганак һәм шәригатьтер, хөкемнәрнең алыну җирләредер. Тышкы, ачык күренгән тарафын саклап аңлатып бирү сәхабәләр өстендә булганы шикелле, шәхси яшерен хәлләреннән пәйда булган дини серләрне һәм шәригать хөкемнәрен саклаучылар һәм риваять итүчеләр дә, Пәйгамбәребезнең хатыннарыдыр һәм чынлап та шул вазыйфаны башкарганнардыр. Дини серләр һәм хөкемнәрнең яртысы диярлек алардан килә. Димәк шушы бөек вазыйфа өчен, күбрәк һәм яратылышы, холкы ягыннан төрле булган хатыннар кирәктер.

     Хәзрәт-и Зәйнәб белән өйләнүен карап үтик: Егерме бишенче Сүзнең Беренче Шүләсенең Өченче Балкышының мисалларыннан булган 


аятенә карата шулай язылган: Һәрбер аять кешеләрнең катламнарыннан чыгып, төрле ысуллар белән, һәр катламның аң дәрәҗәсенә күрә берәр мәгънә җиткерә. Шулардан бер катламның бу аятьтән алган фикри хиссәсе шушыдыр: Рәсул Әкрәм Галәйһиссаләтү Вәссәламның хезмәткәре, я дә “улым” дип йөртелгән Зәйд (Р.А.), хак риваятьтә килгәнчә, үзенең сөйләве буенча, мөхтәрәм хатынын мәгънәви тарафтан тиң күрмәгәне өчен талак иткән. Ягъни: Хәзрәт-и Зәйнәбнең, башка югары бер әхлакта яратылуын һәм бары тик пәйгамбәргә генә хатын саналырлык фытратта булуын, Зәйд күңеле белән сизгән һәм аңа ир булган очракта үзенә тиң булмаганлыктан, мәгънәви ярашсызлыкка алып барачагы өчен талак иткән. Аллаһ әмере белән Рәсул Әкрәм Галәйһиссаләтү Вәссәлам алган; ягъни:


нең ишарәтеннән аңлашылганча, бу никях, күкләрдәге килешү буенча оештырылганлыгына дәлил буларак, гадәтләрнең, йолаларның һәм гадәти хәлләрнең тышында, бары тик тәкъдир хөкеме белән хәрәкәт итеп, Рәсул Әкрәм Галәйһиссаләтү Вәссәлам шушы язмышына буйсынуын күрсәткән һәм аны үтәргә

Тавыш юк