МӘКТҮБАТ | Җиденче Мәктүп | 2
(1-2)
мәҗбүр калган. Нәфес теләге буенча түгелдер. Шушы тәкъдир хөкеменең әһәмиятле шәригать карарын һәм мөһим иләһи максатны (файданы) һәм киң гомум эшләрне үз эченә алган
аят-е кәримәсенең ишарәте белән: Зурларның кечкенәләргә “улым” дип дәшүләре, зыһар мәсьәләләре кебек, ягъни хатынына “әнием кебек син” дисә, ул аңа харам саналыр, хөкеме үзгәрер, кебек түгел!? Һәм бөекләрнең кул астындагыларына һәм пәйгамбәрләрнең өммәтләренә аталарча багулары һәм караулары да, илчелек вазыйфасы әһәмиятеннәндер; алар арасыннан үзенә хатын алу харам кылыначак шәхси хәлләрдән чыгып түгелдер!?
Икенче бер катламның фикри хиссәсе шушыдыр: Бөек әмир кулы астында булучыларга аталарча шәфкать белән карар. Әгәр шул әмир, эчке һәм тышкы галәмнәрнең берәр рухани падишаһы булса; мәрхәмәте аталарның шәфкатеннән йөз мәртәбә зур булганлыктан, биләмәсендәге кешеләр аның хакыйки балалары шикелле, аны үз аталары кебек күрерләр. Аталар карашы исә, ир карашына үзгәрә алмаганлыгыннан һәм кыз карашы да хатын карашына җиңел генә алыша алмаганлыгыннан, халык фикерендә, Пәйгамбәрнең, мөэминнәрнең кызларын алуы шушы сергә туры килмәгәне өчен, Коръән бу фикерне юк итү максатыннан чыгып әйтә: “Пәйгамбәр сезгә Аллаһ рәхмәте хисабына шәфкать итә, аталарча мөгамәлә итә һәм вазыйфасыннан чыгып сез аның балалары кебексенез... фәкать шәхес буларак атагыз түгелдер, сездән хатын алу дөрес булмас дип әйтә алмыйбыз!?. Һәм сезгә “улым” дисә, шәригать хөкеме буенча сез аның улы була алмассыз!..”
Саид Нурси
Тавыш юк