Аларның бөтен бу гамәлләре (үзләренә хас хәрәкәтләре) гомум орлыкларында һәм тышчаларында язылып куелып, икенче язда башка бер туфракта чыгып үсәрләр. Үскән чакта ботаклары, яфраклары, чәчәк һәм җимешләре белән аналарының вә асылларының (әүвәлге орлыкларның) гамәлләрен, сыйфатларын тагын кабатлап, нәшер итәрләр. Шуннан икенче бер зур яз барлыкка килер. Шул хәтле зур хикмәтле эшләрне башкаручы Аллаһ әйтер:
"Сезнең бөтен гамәлегезне бер биттә язып, кыямәттә күрсәтәчәкмен" дип, аятьнең мәгънәсен шуның белән исбат итәр.
Мисал өчен түбәндәге аятьтән хикмәтен дә китерәбез:
Аның ике мәгънәсе бар.
Беренчесе. Җәнабе Хак, әсир(1) һәм күкләрнең пәрдәләрен ачып, дөньябызны яктыртучы Кояшны юктан бар итеп, Җир йөзе халкына лампочка миса-лында куеп күрсәтте. Кыямәт вакытында, дөнья са-раен япканнан соң, ул алмаз мисалындагы Кояшны пәрдәләренә сарып калдырачак.
Әсир (Әфир) маддәсе - күктәге буш пространствоны һәм молекулалар, атомнар арасындагы бушлыкларны ту-тыра торган мохит маддәнең исеме.