Хәтта вазифасының бетүенә һичбер сәбәп булмаса да, Кояш өстендәге кара таплар, вакыт узу белән зураеп, бөтен Кояш өстен каплап алачаклар. Шуның белән Кояш еллар буе тараткан яктылыгын үзенә алыр. Һәм шул аятьнең мәгънәсе Кояшка әйтер: "Инде Җирдәге эшең бетте. Җәһәннәмгә кит. Синең кебек Аллаһка буйсынучы бер хезмәткәрнең Ярату-чысын инкяр иткән кешеләрне анда яндыр" , - дип әйтер,
фәрманының мәгънәсен шулай күрсәтер (2)
Җәнабе Хактан меңдә биш йөз ел элек иңгән Коръән, 1960 нчы елларда булачак һәм булган "Кояш өстендәге тапларның зураюы" турында югарыдагы аять белән хәбәр биреп, могҗизалыгын күрсәтте. Бәдиүззаман хәзрәтләре дә бу аятьнең шул мәгънәсен 1926 елда ук үзенең "Хәшер рисаләсе" китабында язган иде.
АХИРӘТКӘ ЫШАНУНЫҢ ДӨНЬЯ ТОРМЫШЫНДАГЫ ФАЙДАЛАРЫ
Ахирәткә ышануның кешеләрнең шәхси һәм иҗтимагый тормышына китергән файдаларыннан берничәсен аңлатабыз.