Хәлбу-ки, инсан, үзен үлем белән ташлап китәчәк әти-әни-сен, туганнарьш, балаларын, хатынын һәм бөтен дус-ларын күңелдән яратыр. Әгәр инде кальбендә ахирәткә иман булмаса, күңеле каралып, хайваннар-дан да бәхетсез булып, түбәнрәк төшәр. Шул куркы-ныч хәлендә ахирәткә ышану аңа ярдәмгә килер. Кабер кебек тар булган мәгънәви вакытын киңәй-тер, озайтыр. Аның рухына, үз эченә әзәли вә әдәби хәятны алган, бер хәят даирәсен күрсәтер(1)
1 Ахирәткә иман китергән инсан рухына әзәли һәм әдәби бер хәят даирәсе күрсәтүнең мәгънәсе шул: бер кеше Аллаһка һәм ахирәткә ышанмаса һәм ул иманның кирәге булган гыйбадәтне үтәмәсә, болай уйлар: "Атабыз Адәмнән бирле килгән инсаннарның барысы да үлеп череделәр. Моннан соң киләчәк кешеләр белән бергә мин дә үлеп чериячәкмен", - дап, имансыз булган кеше бары тик бүгенге тормышын гына уйлап яшәр. Ә Аллаһка һәм ахирәткә ихлас күңелдән ышанган кеше "Адәм галәйһиссәламнән альш бу көнгә хәтле килгән изге дусларның барысы да кабер артындагы мәңгелек галәмдә мине көтеп торалар. ләм изге дусларым белән бергә мин дә мәңгелек җәннәттә мәңгелек тормышка ирешермен", - дип уйлап, берничә көнлек аз заман эчендәге гомерен, әзәлне дә, әдәбне дә эченә алган чиксез киң бер хәлгә китереп, рухын, күңе-лен шатландырыр.
Әти әнисе һәм туганнары белән мәңге җәннәт тор-мышында бергә булуын уйлар һәм хатынының да җәннәттә дә үзенә мәңгелек иптәш, ә балаларының да җәннәттә үзе белән бергә булуын уйлап шатла-ныр. Димәк, ахирәт тормышына ышану кешеләрне дөньядагы гаилә тормышында да бәхетле итәр.