Ул җәннәтләрен (гаилә тынычлыгын) мәгънәви бер җәһәннәм шикелле куркыныч һәм ачы хәлгә китерерләр. Яки алар дөя кошы кебек, башла-рын гафиллек туфрагына батырып, исерек булып, фани көлке-уеннар белән, акылларын йоклатырлар. Үлемне һәм дусларыннан аерылуларын искә төшермәү өчен, хисләрен югалтырлар.
Мәсәлән, бер ана үз рухын фида кыйлган балала-рын куркыныч хәлдә күрсе, тетрәп китәр. Балалар да, ата-аналарын бәлалардан коткара алмаулары ар-касында, бик күп рухи газаплар чигәрләр. Шулай итеп, ул гаилә тормышы тынычлыгын, бәхетлелеген югалтыр. Шул рәвештә аларның яхшы холыклары да начарлыкка әйләнер. Әгәр ахирәткә ышану ул гаилә'кешеләренең кальбенә кергән булса, аларның күңелен тиз генә зыяландырып, нурландырыр. Шу-лай ук үз араларындагы шәфкать, мәрхәмәт, хөрмәт бары тик фани дөнья тормышы өчен генә түгел, ә киресенчә, ул гаиләнең мәңгелек ахирәт галәмендә дә дәвам итүенә өметләнеп, тормышларын мәгънәви Җәннәткә әйләндереп, шатланырлар.
СИГЕЗЕНЧЕСЕ. һәр мәмләкәт, һәр ватан һәм ул ватанның һәрбер шәһәре дә зур бер мисал тормышы кебек саналыр. Әгәр ул мәмләкәтнең яки шәһәрнең милли тормышында ахирәткә ышану хөкем сөрсә, ул милләтнең кешеләрендә мәрхәмәт, шәфкать һәм татулык тарала башлар. Ахирәт иманы балаларга: "Җәннәт бар, усаллыкны ташла", - дип, аларның күңелен Коръәннең дәресе белән тынычландырыр. Ә яшьләргә: "Җәһәннәм бар, исереклегеңне ташла, акылга кил", - дияр. Залимнәргә: "Ахирәттә сиңа көчле газап булачак. Золымъщның җәзасын күрер-сең", - дип, гаделлеккә өндәр. Ьәм ул милләтнең картларына: "Синең дөньяда югалган бәхетең уры-нына мәңгелек җәннәт бәхете бар.