ДҮРТЕНЧЕСЕ. Инсаннарның дүрттән бер өлеше булган балалар бары тик ахирәткә ышану дәреслә-рен уйлап кына шатланып яшәрләр. Үзе кебек үк кечкенә балаларның да кайберләренең һәм зур ке-шеләрнең дә күз алдында үлүләре аның күңелендә тирән бер яра калдырыр ки, ул яраны төзәтү мөмкин түгел. Әгәр ул мәгъсүм баланың кечкенә кальбенә ахирәткә ышану кертелсә, ул әйтер: "Бу кечкенә туганым яки иптәшем үлде, җәннәтнең бер кошы булды. Бездән яхшырак һәм шатлыклырак тормышта яшәргә китте. Энем үлде, әмма ул Аллаһның рәхмәтенә китте. һәм җәннәттә мине кочагына алып сөячәк. Димәк, мин ул шәфкатьле энемне җәннәттә күрәчәмен", - дип уйлап, рухын, күңелен шатлан-дырыр. Шулай итеп, ахирәткә иман дәресләре бала-ларга да файда бирер.
БИШЕНЧЕСЕ. Исаннарның дүрттән бер өлеше булган картлар. тиздән хәятларының бетүен һәм гүзәл дөньядан аерылып, туфрак астына төшүләрен уйлап, күңелләрен һәм рухларына караңгы, авыр хисләр биләп алыр. Алар шул хәлдән котылу чара-сын бары тик ахирәткә ышануда гына табарлар. Әгәр аларның күңелләренә ахирәт иманы кермәсә, ул мәрхәмәтле аталар, бабайлар һәм шәфкатьле әниләр, әбиләр шундый бер кальби-рухи газап кичерерләр ки, аларның дөнья тормышлары мәгънәви җәһәннәм кебек булыр. Шул караңгы-золмәтле хәлдә ахирәткә ышану калебләренә керер һәм аларга әйтер: "Бор-чылмагыз! Сезнең җәннәттә мәңгелек яшьлегегез бар. Шатлыклы җәннәт тормышы сезләрне көтеп тора. Анда дөньядан күчкән барлык дус һәм туганнары-гыз белән күрешерсез. Эшләгән изгелекләрегезнең мөкяфәтләрен, савапларын да шул жәннәттә