күрәчәксез.
Бу иман дәресен алганнан соң, аларга йөз кар-тлык килсә дә, алар ахирәткә ышануның нуры белән, сабырлык һәм шатлык белән каршы торырлар.
АЛТЫНЧЫСЫ. Инсаннарның өчтән бер өлеше булган яшьләр, нәфсе-һәвәсләрен үзләренә җитәкче иткән очракта, әгәр ахирәткә иманны югалтып, ка-лебләрендә җәһәннәм куркусы булмаса, җәмгыять тормышының тынычлыгын бозарлар иде. Намус әһле булган изге кешеләрнең малы һәм намусы, зәгыйфь кешеләрнең һәм картларның да тынычлыгын вә рәхәтлеген куркыныч астына куеп, аларны газапта калдырырлар иде. Ул яшьләр, кыргый җанварлар шикелле, инсаннарга зарар китерерләр иде.
Әгәр ахирәткә ышану калебләренә керсә, тиз генә акылга килеп, шулай уйларлар иде: "Мине хөкүмәтнең милициясе күрмәсә дә, мин алардан сак-лана белер идем. Әмма җәһәннәм кебек бер зинданы булган Аллаһның (Падишаһы Зөл-Җәлалның) фәрештәләре мине күреп торалар, начарлыкларым-ны да язып торалар. Шулай булгач, мине бөтенләй надан (башибош) хуҗасыз түгелмен, ә вазифалы бер юлчымын. Мин дә, шушы кешеләр кебек үк, киләчәктә карт вә гаһиз булачакмын", - дип, үзен начарлык һәм золымнан тыяр. Ул гаҗиз һәм карт кешеләргә шәфкать итеп, хөрмәт күрсәтер. Шулай булгач, җәмгыятьтәге яшьләрне дә ахирәткә ышану тынычландырыр, залимлыктан коткарыр.