ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 43
(1-128)

Зира җимешләрнең, орлык вә тышчаларның туфракка күмелеп үлүләре аркасында алар яңадан хәятланып, үсеп, җимеш бирү хәленә керүләре белән терелерләр. Димәк, орлыкның үлүе сөмбелнең барлыкка килүе-нең башыдыр.

Шулай булгач, инсаннарның үлемнәре дә яхшы-лыктыр һәм бер нигъмәттер, чөнки мәңгелек җәннәт тормышына бара торган ахирәт сәфәре үлем белән башлана.

Мәсәлән, без инсаннарның ашказаныбызда шун-дый сансыз җимешләр күмелеп үләрләр. һәм хәлал суелып үтерелгән хайваннарның итләре дә безнең ашказаныбызда күмелеп үләрләр. Әмма аларның ашказаныбызда аш булып үлүләре сәбәпле, безнең хәятыбыз дәвам итәр. Шулай булгач, "алар үлем белән нәбати һәм хайвани хәят дәрәҗәсеннән инсани хәят мәртәбәсенә чыгып, тәрәккый итәрләр. Димәк, аларның барысының да үлүләре рәхмәттер һәм нигъмәттер", - дип әйтергә ярый.

Иң түбән дәрәҗәдәге хәят - үсемлекләрнең һәм хайваннарның хәятыдыр. Әгәр аларның үлемнәре рәхмәт һәм нигъмәт булса, әлбәттә, иң югары хәят дәрәҗәсе булган инсаннарның үлемнәре дә рәхмәттер һәм нигъмәттер. Чөнки җир астына кергән мөэмин кешеләр дә мәңгелек хәят булган җәннәткә шуннан юнәләләр.

Әмма үлемнең ничек нигъмәт булуын без түбәндәге дүрт әсас белән күрсәтәбез.

БЕРЕНЧЕСЕ. Хәятның авырлаша барган вазифа-сыннан һәм дөнья тормышының җаваплылыгыннан үлем белән азат ителеп, мондагы бер фани дус уры-нына җәннәттәге туксан тугыз бакый дусларга ка-вышуга сәбәп булуы аркасында, ул - зур бер нигъмәттер.

Тавыш юк