ИКЕНЧЕ РӘШХА. Әй, кардәш! Кил әле, без хәзер синең белән бергә бу заманнан мәгънәви китеп, хыял белән Гарәбстан утравына барабыз. Пәйгамбәребез-нең Мәдинә-и Мөнәввәрә дип аталган мөнбәреннән бөтен инсаннарга укый торган хотбәсен чын күңелдән тыңлыйбыз һәм Аның халәтен дә күрәбез.
Ул - симасы (бите) гүзәл һәм әхлагы-рухы гүзәл ЗАТ, могҗизалар тулы бер әзәли хотбәне (Коръән-не) кулында тотып, инсаннарга шуның белән дәрес бирә. Ьәм бу хотбәне инсаннар белән бергә җеннәр һәм бүтән барлыклар да тыңлыйлар. Һәм ул бик зур бер мәсьәләдән хәбәр бирә. Галәмнәрнең һәм инсан-нарның яратылуының серен, тылсымын ачып күрсәтә. Фәлсәфә һәм хикмәтнең гасырлар буе җава-бын бирә алмаган, инсаннарның зур мәсьәләсе бул-ган өч сорауның җавабын бирә. Алар түбәндәгеләр: - Кайдан килдек? Кая барабыз? Дөньяга ни өчен килдек?
Шушы сорауларга ул Зат матур иттереп җавап бирә.
ӨЧЕНЧЕ РӘШХА. Әй, кардәш! Иман мөршиде булган шул нурлы Зат, Расуле Әкрам галәйһиссәла-ту вәсәлламның тараткан иман хакыйкатенең нуры һәм Хакның зыясы белән, инсаннарның төнен көндезгә әйләндерде һәм күңелләрен нурландырып яктыртты. Әйе, ул Затның китергән иман нуры белән бу галәмгә карамасак, каинәт гомуми бер матәм ае кебек караңгы күренер иде. Бөтен барлыклар бер-берсенең дошманы булыр иде. Таулар, диңгезләр, урманнар кебек җансыз барлыклар, зур бер җеназа кебек, куркыныч булырлар иде. Хайваннар һәм ин-саннар, ятимнәр кебек, аерылуның куркуыннан кыч-кырып егълый торган хәлләргә төшәрләр иде. Галәмдәге хәрәкәтләр, яңалыклар, үзгәрешләр фай-дасызлыкка бәйләнгән бер уенчык кебек булыр иде. Билхасса (аерым алганда), инсаннар хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәләргә төшеп, мыскыл булырлар иде. Галәмдәге бөтен нәрсәләр шундый куркыныч, золмәтле, караңгы хәлгә төшәрләр иде.