РИСАЛӘТИ ӘХМӘДИЯ ГАЛӘЙҺИССӘЛАТУ ВӘССӘЛАМ.
(Пәйгамбәребез турында бер дәрес)
Аллаһыбызны безгә таныттыручы өч зур дәлил-нең берсе булган хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәселлам турында Бәдиүззаман хәзрәтләре ундүрт рәшха (чишмә чыганагы) исеменнән дәрес бирә. Түбәндә без шул дәресләрнең кайберләрен китерәбез.
БЕРЕНЧЕ РӘШХА. Эй, кардәш! Халикыбыз Ал-лаһны безгә белдерә торган бик зур бер мәгънәви шәхес булган хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәсәлламның кем икәнлеген сораучыларга шулай җавап бирәбёз: хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәлату вәсәллам шундый бер ЗАТ ки, Җир шары Аның зур бер мәчете булды. Мәккә-и Мөкәррәмә - Аның мих-рабы, Мәдинә-и Мөнәввәрә - Аның мөнбәре иде. Ул мөэминнәр җәмәгате өчен иң соңгы һәм иң зур имам, бөтен инсаннарга да хатиб булды. Ул хатиб (хотбә укучы) үзенең хотбәсендә, дөнья һәм ахирәттә бәхетле булу кагыйдәләреннән дәрес бирде. Ул бөтен пәйгамбәрләрнең рәисё (башлыгы) булды. Ул алар-ның пәйгамбәрлекләренә һәм пакълекләренә, дөрес-лекләренә таныклык итеп, тасдыйк итте. Чөнки Аның дине булган Ислам үз эченә бөтен хак диннәр-нең нигезләрен һәм асылларын җыеп алган.
һәм Ул - бөтен әүлияларның да башыдыр.Пәйгамбәрлек сыйфаты белән аларны тәрбия һәм тәнвир итеп (яктыртып) зыяландырган. Аның уң ягында пәйгамбәрләрнең рухлары, ә сул ягында әүли-яларның рухлары саф-саф булып торып, ЛАИЛАҺӘ ИЛЛАЛЛАҺ зикерен әйтеп торалар. Шуның белән тәүхидне (Аллаһның берлеген) игълан итәләр. Шул-кадәр күп шаһидлары булган бер хак дәгъвага, ягъни булган тәүхид дәгъвасына һичбер кем дә шикләнеп, каршы тора алмас.