Әйе, хакыйкать һәм ахирәт юлында йөргән дини кешеләргә бу мөселман милләте, әлбәттә, садака һәм бүләкләр белән ярдәм итәр. Әмма бу ярдәм һәм мәнфәгать соралмыйча бирелсә, ихласлы булыр. Әгәр ярдәм алган кеше аны сораса, ихласы бозылыр. "Соралмас, әмма бирелер" кагыйдәсен үтәсәң, Аллаһ-ның ризалыгы булыр, ул мәнфәгать тә сиңа килер һәм яхшы булыр/1*
* 'Сәхабәләрнең Коръәндә макталган һәм "Исар хасияте" дип аталган сыйфатны үзебезгә җитәкче итү, ягъни бүләк һәм садакаларны кабул итүдә бүтән дин кардәш-ләрен үзеңнән өстен күреп, үзеңнец түгел, ә аларның мәнфәгатен кайгырту һәм дингә хезмәт аркасында килгән матди мәнфәгатьне күңел белән дә теләмәү. Мәгәр сора-мыйча бирелсә, аны бары тик Аллаһныц ихсаны (бүләге) дип белеп, биргән кешеләр алдында үзеңне түбәнсетү яра-мый. Чөнки дингә хезмәт иткән чакта дөньяви мәнфәгать теләнсә, ихлас качар. Ләкин мөселманнар дингә хезмәт итүчеләрнең ихтыяҗларын тәэмин итәргә һәм аларга ярдәм күрсәтергә тиешләр. Әмма дин кешеләре "шул ярдәмнәр мин кыйлган дини хезмәтемнең бәясе" дип уйламасын-нар. Ул бирелгән бүләк һәм зәкятны мөмкин булган кадәр бүтән ярлы иптәшләренә биреп,
وَيُؤْثِرُونَ عَلٰى اَنْفُسِهِمْ
шушы аятьтә әйтелгән кебек Аллаһның мактавына лаек булып, ихласка ире-шерләр.
Икенче сәбәп. Югары урыннарны, мәртәбәләрне сөю. Шөһрәткә омтылу юлында инсаннарның мәхәббәтен казануда дин хезмәтен сәбәп итү ихлас-ны бозар, кешене риякяр (икейөзле) итәр; шуның белән ихласы югалыр.