ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 80
(1-128)

Чыннан да, бу кур-куда ләззәт бардыр. Мәсәлән, бер яшьлек баланың акылы булып, сөйләшә алса, аңа шундый бер сорау бирелсә: "Синең иң ләззәтле, иң күңелле халәтең нинди була?" диелсә, ул әйтер иде: "Минем иң ләззәтле халәтем - әниемнең кыйнавыннан куркып, аныц шәфкатьле кочагына сыенган вакытымдыр". Хәлбуки, дөньядагы барча әниләрнең шәфкатьләре Аллаһның мәңгелек рәхмәтенең һәм шәфкатенең бер генә тамчысыдыр. Шуның өчен камил һәм изге ке-шеләр, Аллаһтан куркып, көчсезлеген аңлаудан шундый бер рухани ләззәт алганнар ки, үз көчләрен ташлап, гаҗизлек һәм курку белән Аллаһның рәхмәт кочагына сыенганнар, шуның белән шатланганнар. Икенче дару шул - Аллаһка шөкрана кылып, канә-гатьләнүдер.

Аллаһ, бу Җир шарын ашъяулыгы кебек җәеп, һәр фасылда безгә нигъмәтләрне юктан бар итте. Яз фасылын чәчәк бәйләме кебек шул ашъяулыгы өстендә калдырды. Шуның белән безгә рәхмәтен күрсәткән Аллаһның дөньяда вакытлыча бер куна-гы булу -безнең өчен бик зур шатлыктыр. Һәм үзең-нең ярлы булуыңны белеп, Аллаһка дога кылу - бик ләззәтле бер хәлдер. Шуны аңлаган камил инсан-нар, Аллаһ алдында үзләрен ярлы дип белеп, шат-ланганнар. Ләкин ялгыш аңлама: ярлы булудан мак-сат - үз ихтыяҗларыңны Аллаһтан сораудыр, яисә ярлылыгыңны кешеләргә күрсәтеп, теләнчелек кылу түгелдер.

Ул билет - иң элек биш вакыт намаз уку, изге гамәлләр кылу һәм зур гөнаһлардан сакланудыр. Әйе, бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең берләшүе белән, ул мәңгелеккә бара торган озын юлда ризык, нур һәм борак (ат) бары тик Коръәннең әмерләренә буйсыну вә тыйганнарыннан саклану белән булыр. Ә ул юлда бары тик фән, фәлсәфә һәм сәнгать белән генә бароып булмас, чөнки аларның нурлары бары кабергә хәтле генәдер һәм анда сүнеп бетәр.

Әй, гыйбадәт кылуда ялкау нәфсем! Биш вакыт намазны уку һәм зур гөнаһлардан тыелу - никадәр җиңел һәм рәхәт бер эштер. Нәтиҗәсе һәм файдасы никадәр күп, мөһим һәм мәңгелек сәгадәт булганын, акылың бозылмаган булса, аңларсың.
Тавыш юк