СОРАУ: Ә кулыңда нәрсә? ҖАВАП: Бер шифалы дару.
- Ташла аны. Син сәламәт бит. Хәзер күңел ачу, кул чабу вакыты. Андый нәрсәләр белән шөгы л ь ләнмә.
СОРАУ:Ә биш нишанлы (печатьле) кәгазь нәрсә?
ҖАВАП: Бер билет, бер таныклык кәгазе.
- Ертып ташла аны, шундый матур яз көнендә, безгә сәфәр нәрсәгә кирәк? - дип, төрле хәйләләр белән ул солдатны алдарга тырышты. Солдат хәттә аңа алдана да башлады.
Шул вакытта уң яктан әүвәлге Хызыр кебек изге кеше күк күкрәгән тавыш белән әйтте:
- Сак бул, алданма! Һәм сине бозарга тырышкан кешегә шулай диген: "Әгәр артымдагы арсланны үтереп, алдымдагы дар агачын ватып, уң һәм сул ягымдагы яраларымны бетереп, барырга мәҗбүр ителгән сәфәремне туктату чарасы синдә булса, аны күрсәт. Ул вакыт мин дә, синең кебек исерек булып, кәефләнер идем. Әгәр бу эшләрне булдыра алмасад, бер сүз дә әйтмә. Кит моннан, минем синең белән эшем юк. Мин уң яктагы Хызыр кебек изге кешене тыңлармын. Миңа комачаулама, ул изге кешенең миңа әйтер сүзләре бар", - диде.
Әй, яшь чакта көлеп тә, хәзер шул көлгән хәлләренә елаган нәфсем!
Бел ки, шушы хикәядәге солдат - ул син һәм ин-саннардыр. Ул арслан исә - әҗәлдер. Дар агачы исә - ул үлем һәм дуслардан аерылудыр ки, һәр көн -һәр төн дусларыбыз саубуллашып, югалырлар, үләрләр. Һәм ул ике яраның берсе - кешенең көчсез-леге һәм гаҗизлегедер; икенчесе - кешенең Аллаһ-ның кодрәте алдында бик ярлы булуыдыр.
Бу хикәядәге сәфәр ул - рухлар галәменнән ки-леп, ана карыныннан узып, балалыктан, яшьлектән, картлыктан һәм дөньядан кичеп, кабердән, мәхшәрдән, сират күпереннән үтә торган озын бер имтихан сәфәредер. Ул ике тылсым - Аллаһка иман китерү һәм ахирәткә ышанудыр.