ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 84
(1-128)

Агачның башына карады һәм күрде: бу бер инжир агачы, ләкин анда чикләвек, гранат кебек мең төрле агачларның җимеше бар. Бу кеше үзенең акылсызлыгы аркасында әлеге эшләрнең асылын, хикмәтен, гыйбрәтен һәм аларның гади эшләр булмаганлыгын аңлый алмады. Һәм ул бу гаҗәп эшләрдә зур бер тылсым булганын һәм бу эшләрнең бер хуҗасыз булганын искә төшерә алмады. Ул, үзенең куркыныч хәлдә булуын онытып һәм үзен алдалап, җимешләрне ашый башлады. Хәлбуки, ул җимешләрнең кай-берләре агулы иде. Бу бәхетсез кеше акылсызлыгынан бик күп рухи газап күрде. Үлеп тә котыла алмый, яшәүнең дә тәмен белә алмый. Шундый куркыныч хәлләрдә яши. Без дә, бу бәхетсез кешене шул хәлдә калдырып, икенче кешенең хәлен күрик.

Бу акыллы кеше уң юлдан китте. Ләкин теге кардәше кебек кыенлыклар күрмәде. Чөнки яхшы холыклы булуы аркасында, һәрбер нәрсәнең яхшы ягын гына күреп, начар ягын уйламады, кайгырма-ды. Кануннарга һәм тәртипкә буйсынуы сәбәпле, рухы вә күңеле рәхәтлек, җиңеллек, иминлек эчендә йөри иде. Күп юллар узгач, ул бер бакчага керде. Караса, бакчада начар, пычрак нәрсәләр дә, матур, тәмле, пакъ чәчәк һәм җимешләр дә бар иде. Ләкин ул, начар нәрсәләргә бер дә карамыйча, матур чәчәкләрдән, тәмле җимешләрдән файдаланды. Әүвәлге кардәше дә шундый бер бакчага кергән иде. Ләкин ул, киресенчә, пычрак, начар нәрсәләргә ка-рап, күңеле уйнады һәм ул, тынычлыгын югалтып, бакчадан чыгып китте.

Ә акыллы кеше, бакчадан чыгып бераз киткәч, зур бер чүлгә килеп җитте. Тиз генә үзенә һөҗүм итүче бер арсланның куркыныч тавышын ишетте. Курыкты, ләкин әүвәлге кардәше кадәр үк курык-мады. Чөнки, яхшы холыклы булуы аркасында, шулай фикер йөртте: "Бу чүлнең бер хуҗасы булыр-га кирәк. Бәлки, бу арслан да ул хуҗаның кулы ас-тындадыр", - дип, күңелен борчымады. Әмма бары-бер качты. Ул да бераздан алтмыш метр тирәнлектә-ге сусыз бер коега килде.
Тавыш юк