ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 86
(1-128)

Шуннан соң, коеның стенасы тиз генә тишелеп, искиткеч матур, зур бер бакчага ишек ачылды. Аҗдаһа авызы - ул бакчаның ишеге булды. Арслан һәм аҗдаһа аңа ике хезмәтче булдылар. Хәтта ки, арслан ул кешегә хезмәт итүче бер ат булып чыкты. Инде хәзер шушы хикәядә сурәтләнгән ике кеше-нең хәлләрен чагыштырыйк. Күренә ки, начарлык-ны уйлаучы һәм начар гамәлләр кылучының ахыры начарлык булыр. Ә яхшылыкны уйлаучы һәм изге гамәлләр кылучының ахыры яхшылык булыр.

Әй, нәфсем! Әй, минем белән бергә бу хикәяне тыңлаучы кеше! Әгәр бәхетсез кеше буласың килмәсә, акыллы булып, изге юлда йөрергә теләсәң, Коръәнне тыңла, аның кануннарына буйсын, куш-каннары белән гамәл кыйл! Бу хикәядәге гаҗәп нәрсәләрне аңласаң, син иманньщ, диннең һәм дөнья-дагы башка эшләрнең мәгънәсенең нәрсә икәнлеген аңларсың. Хикәядәге мисалларның мәгънәләрен һәм хакыйкатьтә нәрсә икәнлекләрен хәзер әйтербез.

Ул ике кардәшнең берсе - мөэмин, икенчесе - кяфәр һәм зур гөнаһлы кешедер. Ике юлның уң яктагысы - Коръән һәм иман юлыдыр. Сул юл - кяферлек һәм зур гөнаһлы кешеләрнең юлыдыр. Юлдагы бакча -иҗтимагый яшәүдер. Анда яхшы белән начар, чис-та белән пычрак, изгелек белән бозыклык - һәрберсе бергә булыр. Акыллы шул кешедер ки,

اَناَ عِنْدَ ظَنِّ عَبْدِى بِى

кагыйдәсендәгечә, яхшысын алыр, начарны ташлар.

Хикәядәге арслан исә - әҗәл һәм үлемдер. Анда-гы чүл - шушы дөньядыр. Ул чүлдәге алтмыш метр тирәнлектәге кое исә -уртача алтмыш еллык кеше гомередер. Хикәядәге агач - кешенең яхшы яшәве-дер. Кара һәм ак тычкан - көн белән төндер.
Тавыш юк