Арсланның атка әйләнүе исә - кя-фер һәм зур гөнаһлы кешеләр өчен үлем - ул аларны җәһәннәмгә, утка алып бара торган куркыныч бер нәрсәдер. Әмма мөэминнәр өчен үлем ул җәннәткә алып баручы бер ат кебек булыр. Бу - аны дөнья зинданыннан коткарып, мәңге бәхетле яшәүгә илтү-че бер сәбәптер.
Кыскасы, әгәр кеше бу фани дөнья тормышын төп максат итеп куйса, тышкы яктан җәннәттәге кебек яшәсә дә, чынлыкта аның рухы мәгънәви бер җәһәннәмдер. Вә әгәр кеше үзен мәңгелек хәятка (җәннәт тормышына) юнәлткән булса - һәм дөнья, һәм ахирәт бәхетлегенә ирешкән булыр. Дөньясы никадәр михнәтле һәм кайгылы булса, дөнья тормы-шын җәннәт тормышының көтү залы рәвешендә уйлаганы өчен, хуш күрер, сабырлык итәр, шокрана кыйлыр.
اَللّٰهُمَّ اجْعَلْناَ مِنْ اَهْلِ السَّعَادَةِ وَالسَّلاَمَةِ وَالْقُرْاٰنِ وَاْلاِيمَانِ اٰمِينَ * اَللّٰهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ عَلٰى سَيِّدِناَ مُحَمَّدٍ وَعَلٰۤى اٰلِهِ وَصَحْبِهِ بِعَدَدِ جَمِيعِ الْحُرُوفَاتِ الْمُتَشَكِّلَةِ فِى جَمِيعِ الْكَلِمَاتِ الْمُتَمَثِّلَةِ بِاِذْنِ الرَحْمٰنِ فِى مَرَايَا تَمَوُّجَاتِ الْهَوَاۤءِ عِنْدَ قِرَاۤئَةِ كُلِّ كَلِمَةٍ مِنَ الْقُرْاٰنِ مِنْ كُلِّ قَارِئٍ مِنْ اَوَّلِ النُّزُولِ اِلٰى اٰخِرِ الزَّمَانِ وَارْحَمْناَ وَوَالِدَيْناَ وَارْحَمِ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ بِعَدَدِهَا بِرَحْمَتِكَ يَاۤ اَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ * اٰمِينَ وَالْحَمْدُ ِللهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ