ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ СҮЗ
بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ
فَسُبْحَانَ اللهِ حِينَ تُمْسُونَ وَحِينَ تُصْبِحُونَ * وَلَهُ الْحَمْدُ فِى السَّمٰوَاتِ وَاْلاَرْضِ وَعَشِيًّا وَحِينَ تُظْهِرُونَ
(Намаз турында бер дәрес)
Бервакыт яше, гәүдәсе һәм хәрби дәрәҗәсе зур булган бер кеше миңа әйтте: "Намаз яхшыдыр. Ләкин һәркөнне биш тапкыр уку күптер; күплеге аркасын-да туйдыра", - диде.
Ул кеше әйткән сүздән беркадәр вакыт узганнан соң, үз нәфсемне тыңладым. Шунда ишеттем ки, ул сүзләрне минем нәфсем дә әйтеп, шайтаннан шун-дый дәрес ала икән. Шул вакыт аңладым, ул кеше ул сүзләрне гомум нәфсә әммарәләр (начарлыкны, бозыклыкны әмер иткән нәфесләр) исеменнән әйткән, минем нәфсем дә ул начарлыкны тели икән. Үз нәфсемне төзәтмичә, бүтән кешеләрнең нәфесләрен туры юлга бастыру мөмкин түгел. Төзәтүне үз нәфсемнән башларга кирәк икән.
Дидем: "Әй, нәфес! Наданлык эчендә, ялкаулык түшәгендә, гафләт йокысында әйтелгән шул сүзгә каршы миннән шушы "БИШ ИКАЗ"ны тыңла.