Ул аҗдаһа авызы - кабердер. Ләкин ул кабер - мөэминнәргә җәннәткә ачылган бер ишектер. Кое сте-насындагы бөҗәкләр, хәшәрәтләр - мөэмин кешене гафләттән уята торган Аллаһе Тәгалә биргән бәла-лар, авырлыклардыр. Агачтагы җимешләр -дөнья-дагы нигъмәтләрдер. Бу дөньядагы нигъмәтләр -ахирәттә булачак мәңгелек нигъмәтләрнең бер үрнәге, бер күргәзмәседер. Кешеләрне ахирәттәге нигъмәтләргә әзерләү һәм кызыксындыру өчен, Аллаһ бу нигъмәтләрне дөньяда инсаннарга күрсәтеп бирә. Ул агачта мең төрле җимешләрнең булуы исә -Аллаһның көчен һәм куаәтен күрсәтә торган дәлилләрдер.
Әйе, бер генә әйбердән күп төрле нәрсәне ясау,
ягъни бер туфрактан бөтен үсемлекләрне, җимешлә-рне булдыру, бер судан бөтен хайваннарны һәм ке-шеләрне бар итү һәм дә бер генә ашамлыктан хай-ваннар һәм кешеләрнең төрле сәнгатьле җиһазларын ярату - бу эшләрне бары тик Аллаһ кына булдыра аладыр. Шуның белән бергә "һәрнәрсәдән бер нәрсә ясау" Аллаһның кодрәте белән генә мөмкиндер. Ягъ-ни җан иясе мәхлукларга, ашый торган төрле ашам-лыклардан бер гәүдә ясау бөтен галәмнәрнең тәрби-ячесе булган Аллаһка гына мөмкиндер. Бер шәйдәв (әйбердән) күп төрле шәй (әйберләр) һәм күп төрлб шәйләрдән бер шәй ясау һәр нәрсәнең хуҗасы һәм яратучысы булган Аллаһка гына хастыр.
Кәм ул тылсым исә - иман сере белән ачылган галәмнәр ясалышының хикмәтле середер. Ул тыл-сымның ачкычы исә
يَاۤ اَللهُ لاَۤاِلٰهَ اِلاَّاللهُ * اَللهُ لاَۤ اِلٰهَ اِلاَّ هُوَ الْحَىُّ الْقَيُّومُ
дыр.