ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | ИМАН ХАКЫЙКАТЬЛӘРЕ | 85
(1-128)

Үзен аның эченә атып, ур-тадагы агач ботагына ябышты, һавада асылынып калды. Караса - ике тычкан агачныц тамырын ки-сеп торалар. Өскә карады - арслан, аска карады - бер аҗдаһа күрде. Теге кардәше кебек үк гаҗәпләндер-геч хәлләргә очрады. Бу кеше дә аз гына курыкты. Чөнки гүзәл әхлаклы булуы аңарга яхшы фикер бирде. Ул фикер белән һәр нәрсәгә гыйбрәт белән карады. Шуның өчен шулай фикер йөртте: "Бу гаҗәп эшләр бер-берсе белән бәйләнгәндер, бер-берсенә мөнәсәбәтледер. Һәм билгесез бер олуг ЗАТ боерыгы белән эшләнәдер. Бу эшләрдә бер тылсым, бер сер бардыр. Димәк, мин үзем генә түгел, бу урынның хуҗасы миңа карый, мине сыный һәм имтихан кыйла торгандыр. Бер максат өчен мине тәҗрибә кыйль!п, үз йортының бакчасына чакырса кирәк".

Шулай фикерләгәч, аның бу урынының хуҗасы булган ЗАТны бик нык беләсе, күрәсе килде: "Мин сынап, мондый бик гаҗәп хәлләр белән очраштыр-ган һәм шул сәбәпле үзен миңа танытасы килгән ЗАТ кем икән?" дип уйлады. Шуннан соң ул бу урынның һәм бу гаҗәп эшләрнең, тылсымның хуҗасы булган ЗАТны ярата башлады. Бу гаҗәп эшләрнең асылын-дагвд гыйбрәтне беләсе килде. Ул ЗАТның ризалы-гын казанырга теләде. Агачка карады -инжир агачы булган хәлдә, аңарда меңләгән төрле-төрле чәчәкләр һәм җимешләр бар иде. Шулаакыт куркуы бөтенләй бетте. Чөнки ныклап аңлады ки: "Бу агач - бер ме-нюдыр, бер эчтәлектер, күрсәткеч бер үрнәктер. Ул хуҗаның башка урынындагы нигъмәтләренең бер витринасыдыр. Ул билгесез олуг ЗАТ, кадерле ку-накларына шуларны күрсәтеп, чынлыкта асыл бак-часындагы нигъмәтләргә кызыктыру өчен, җимешлә-рне бу агачка элеп куйгандыр. Югыйсә, бер генә агач меңләгән агачларның җимешләрен бирә алмас", - дип уйлаганнан соң, шушы доганы укып, ^кычкырып сорый башлады:

- Әй, бу җирләрнең Хакиме, Хуҗасы! Синең аяк астыңа төштем. Чарасыз калдым. Синең хезмәтчең-мен, Синең ризалыгыңны сорыйм һәм Сине эзлимен.

Тавыш юк