Әлбәттә, аның һәр көнге 24 сәгатенең берсен хакыйкый мәңгелек хәятның бәхетлеге өчен гыйбадәт хезмәтенә (намазга) итсәң, гомереңне оушка уздыру булмас иде. Бәлки ул сиңа җитди, хуш, тәмле бер бәхетлек бу-лыр иде.
ИКЕНЧЕ ИКАЗ. Әй, ашарга яраткан нәфсем! Ни гаҗәп, син һәр көнне, һәр көнне аш ашарсың, су эчәрсең, һава суларсың - син аларны яманлар-сыңмы? Әлбәттә, яманламассың. Чөнки аларга даи-ми ихтыяҗ булуыннан, һәр вакыт ашарсың, эчәр-сең һәм һаваны да сулап, бик тәмле хәят уздырыр-сың. Әй, нәфес! Шулай булгач, синең гәүдәңцә синең иптәшләрең булган кальбемнең ризыгы, күңелемнең һәм рухымның абе хәяты (тормыш суы) вә һавасы кебек булган намаз да сине ямансуландырмаска тиеш. Әйе, чиксез сызлануларга дучар һәм чиксез ләззәтләргә, теләкләргә гашыйк булган инсан каль-бенең мәгънәви куәте, бары тик һәр нәрсәгә кадир булган Аллаһка гыйбадәт кыйлып кын, Аның рәхмәт капкасын намаз һәм дога белән какканнан соң гына мөмкин булыр. Әйе, шушы фани дөньядан аерылу ачысыннан кычкырып, егълап киткән барча җан ияләре белән элемтәсе булган инсан рухының абе хәяты (мәгънәви хәятының суы) бары тик бер Мәгъбүд-ү-Бакыйның (Мәгъбүд-ү-Бакый - гый-бадәткә лаек Бакый Аллаһ), бер Мәхбүб-ү-Сәрмәди-нең (Мәхбүб-ү-Сәрмәди - мәңгелек сөелүгә лаек Аллаһ) рәхмәт чишмәсенә намаз белән юнәлеп кенә эчелә ала. Әйе, мәңгелек өчен яратылган һәм үзеннән мәңгелекне теләгән һәм әзәли вә әбәди бер Аллаһ-ның исемнәренең көзгесе булган ул газиз инсанның, кальбе шушы сызланулы һәм фани дөнья тормышын-да бер тәнәфескә, сулыш алуга бик мохтаҗдыр. Ул кальб бары тик намазның тәрәзәсе белән генә су-лыш ала алыр.
ӨЧЕНЧЕ ИКАЗ. Әй, сабырсыз нәфсем!