РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 16
(1-61)

 Та-мактан узгач, тагын да тигезләнә төшә. Кайвакыт кырык тиенлек сыр туклыклы-рак була. Бары тик телне назлау җәһәтеннән генә ярты минут аермасы бар. Ярты минутлык ләззәт өчен кырык тиен-лек ризык урнына кырык сумлык ризык алу никадәр мәгънәсез һәм зыянлы булу-ны үзең уйлап кара.

Инде хәзер сарай хәкименә бирелгән бүләк кырык сум булып, сакчыга тугыз тапкыр артык бүләк бирелсә, сакчы азып китәр, баш күтәрер. "Хуҗа мин" дияр, инкыйлаб ясар, асны өскә китерер. "И Аллаһ! Табйб килсә иде ялкынымны сүнде-реп, температурамны төшерсә иде",- дип әйтергә мәҗбүр булыр.

Менә бу икътисад һәм канәгать итү, Аллаһның хикмәтенә таба хәрәкәт кылу-дыр. Телдәге тәм сизү хисен сакчы хөке-мендә тотып, шуңа карап (чәйлек) бирер Исраф исә шул хикмәткә каршы хәрәкәт кылган өчен җәзасын күрер, ашказанын болгатыр, ашау теләген юкка чыгарыр, төрле ашамлыклардан килгән ялган теләк белән ашатыр, шул ашларны сеңдермәүгә сәбәп биреп, авырттырыр.

ӨЧЕНЧЕ НОКТА: Икенче ноктада тәм сизү хисен "сакчы" дидек. Әйе, наданнар һәм рух ягыннан үсмәгәннәр, рухи дәрәҗәсе булмаганнар һәм шөкерана юлын-да алга бармаган инсаннар өчен ул сакчы хезмәтен үти. Аны ләззәтләндерү өчен ис-раф кылырга, бер бәядән аннан ун тапкыр артык бәягә күтәрергә кирәкми. Ләкин хакыйкый шөкер ияләренең, хакыйкать ияләре мөэминнәрнең теле - Алтынчы сүздәге чагыштыруда бәян ителгән кебек -аларның тәм сизү хисе Аллаһның аш өен тикшерүче хөкемендә. Ул, шулай ук, телдә-ге тәм сизү тойгысы белән тәгамнәр, аш-лар санынча үлчәүләр аша һәм Алланың төрле нигъмәтләрен тату һәм үлчәү аркылы мәгънәви шөкер рәвешендә гәүдәгә һәм ашказанына хәбәр бирүчедер.

Тавыш юк