ДҮРТЕНЧЕ НОКТА: Икътисад итүче (исраф итмичә яшәүче, һәрбер нәрсәне уры-нында кулланучы) хезмәт хакы ягыннан гаилә мәшәкатенә дучар булмас.
لاَ يَعُولُ مَنِ اقْتَصَدَ
Пәйгамбәребезнең әйткән шул сүзенчә, икътисад итүче гаилә тормышын-да күп авырлык һәм мәшәкать күрмәс. Әйе, икътисадның бәрәкәткә һәм яшәү өчен кирәк мөмкинлекләрне табуга катгый сәбәп булуына төгәл дәлилләр бар, алар хисапсыздыр. Мисал өчен:
Икътисад аркылы кайвакытта беръюлы ун бәрәкәт күрдем, һәм дусларым да күрделәр, хәтта тугыз ел элек (хәзер утыз ел инде) минем белән бергә Бурдур шәһәренә сөрелгән рәисләрдән кайберлә-ре акчасызлыктан түбәнлеккә һәм ярлы-лыкка дучар булмавым өчен, зәкятләрен миңа кабул иттерергә тырыштылар. Ул бай рәисләргә шулай дидем: "Минем акчам бик аз булса да, икътисадым бар. Канәгать итәргә ияләнгәнмен, мин сездәндә баймын дип катгый һәм кабат-кабат тәкдимнәрен кире кактым, кабул итмәдем. Искиткеч бер хәл булды. Ике елдан соң миңа зәкятлә-рен тәкъдим итүчеләрнең кайберләре икъ-тисадсызлык һәм исраф сәбәпле бурычка баттылар. Аллага шөкер, шушы хәлләрдән соң җиде ел дәвамында шул аз акча миңа җитә килде. Халык алдында битемә кы-зыллык китермәде. Соранып йөрү түбәнче-легенә төшмәдем. Кемгәдер мохтаҗ булма-дым, кемнәрдәндер соранырга мәҗбүр бул-мадым. Яшәвемнең бер кагыйдәсе булган кешеләргә мохтаҗ булмау кагыйдәсен, алардан бозмадым.