Менә бу рәвештәге тел фәкать матди гәүдәгә генә карамый, аның калебкә, рух-ка, акылга да карау ягыннан ашказанын-нан өстенрәк дәрәҗәсе бар. Исраф итмәү шарты белән шөкерана вазифасын җиренә җиткерү һәм Аллаһның нигъмәтләрен төрлечә тоеп тану түбәнчелеккә һәм хәер-челеккә сәбәп булмау шарты белән ләззәтле, тәмле әйберләрне ашый ала һәм телне шөкердә кулланыр өчен ләззәтле әйберләрне сайлый ала.
Бу хакыйкатькә ишарәт иткән һәм аны көчәйтә торган мисал - Хәзрәте Гаусның бер кәрамәте. Шәех Гәйлани тәрбиясе ас-тындагы карчыкның бердәнбер баласы була. Бу мөхтәрәм карчык малайның бүлмәсенә кереп караса, малае бер кисәк коры, кипкән кара ипи ашый. Аз ашаудан ябыккан малай. Әнисенең аңа карап шәфкате кузгала, улын кызгана. Аннары Хәзрәти Гаусның янына хәленнән зарла-нырга китә. Караса, Гаус кыздырылган тавык ите ашый. Хәзрәткә якын булуын-нан файдаланып әйтә: "Әй остаз, минем малаем ачтан үлә, ә син тавык ашыйсың".
Хәзрәти Гаус тавыкка әйтә "Кум биизнил-лаһ" (Аллаһның рөхсәте белән тор). Шул-чакны пешкән тавыкның сөякләре җые-лып, терелеп, аш табагыннан сикереп төшеп китә. Шушы хәл иң ышанычлы за-тлар тарафыннан сөйләнгән, Гаус кебек бик изге фикер иясе булган мәшһүр затның һөнәре, кәрамәте, мәгънәви риваять була-рак хикәя кылынган. Хәзрәти Гаус әйтә: "Ни вакыт синең малаең да бу дәрәҗәгә килсә, ул да тавык ашар",- ди.
Хәзрәти Гаусның бу сүзенең мәгънәсе шул: ни вакыт синең малаеңның рухы гәүдәсенә, калбе нәфесенә, акылы, ашка-занына хөкем итүче булса һәм ләззәтне шөкерана кылыр өчен генә теләсә, ул ва-кыт ләззәтле нәрсәләрне ашый ала.