РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 19
(1-61)

Әйе, икътисад итмәгән кеше түбәнчелеккә һәм хәерчелеккә төшәргә мәҗбүрдер. Бу заманда исрафка сәбәпче булган акча бик кыйммәткә төшә. Кайвакыт намус ришвәт урынына алына. Кайвакытта дин-нең изге, пакь нигезләрен акча бәясе уры-нына куеп алалар. Акча өчен шул диннең изге нәрсәләрен фида иттерәләр. Соңын-нан пычрак акча бирәләр, димәк, йөз мил-лионлык рухи зарар белән йөз сумлык матди мал алына.

Әгәр икътисад итеп, мәҗбүри ихтыяҗ-ларына омтылып, аларны алырга тырышса,

اِنَّ اللهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ

нең һәм 

وَمَا مِنْ دَابَّةٍ فِى اْلاَرْضِ اِلاَّ عَلَى اللهِ رِزْقُهَا

бәян иткәненчә, көтелмәгән рәвештә бик җиңел ризыкны таба, чөнки шул аять ризыкны вәгъдә кыла. Әйе, ризык ике төрле; берсе: Хакыйкый, чын, кешене яшәтә торган ризык. Бу ризык, югарыдагы аятьнең хөкеме белән Аллаһның вәгъдәсендәдер, (бәндәләрне тәрбия итеп аларны ризыклан-дыручы Аллаһның вәгъдәсе астында). Ке-шенең үз ихтыяры катнашмаса, ул мәҗбүри рәвештә хакыйкый ризыкны, һәрхәлдә, таба алыр. Динне дә, намусны да фида итәргә мәҗбүр булмас.

Тавыш юк