РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 22
(1-61)

Батыр һәм юмарт шикелле күренгән ке-шеләрнең саран һәм исрафчы булуын рас-лаучы, куәтләндерүче вакыйга бу рисалә-нең язылу елында Ыспарта шәһәрендә үз бүлмәмдә булып узды. Бер шәкерт миңа өч кило ярымга якын бал бүләк итмәкче булды. Мин исә аңа бүләк һәм сәдака ка-бул итмәвемне сөйләдем. Ләкин ул ышан-мады. Мәҗбүри рәвештә ул балны яным-дагы кардәшләремә ашатыр өчен Шәгъбан һәм Рамазан аенда ул балны икътисад белән утыз-кырык көн ашасыннар һәм ки-тергән кешегә савап казандырсын һәм үзләре дә балсыз калмасын, дип кабул ит-тем. Минем үземнен дә бер кило балым бар иде. Ул өч дустым, икътисад итүне хупла-ган, дөрес карашлы кешеләр иде. Ләкин алар балны бер-берсенә биреп, өләшеп нәфесне канәгатьләндерү һәм юмартлык аркылы икътисад итүне оныттылар. өч төндә шул 3,5 кило балны бетерделәр. Мин көлеп әйттем;

-"Сезне утыз-кырык көн бу бал белән сыйларга исәпләгән идем, сез шул утыз-кырык көнне өч көнгә калдырыгыз. Ниш-лисең инде, Сезгә саулык, тазалык теләргә кала",- дидем. Әмма мин үземнең бер кило балымны икътисад белән сарыф иттем. Аны Шәгъбан һәм Рамазан айлары буенча ашап бардым. Аллага шөкер, барлык дус-ларыма да һәр ифтар вакытында берәр чәй кашыгы бал бирдем. Бу эш мөһим бер са-вапка, әҗергә сәбәпче булды.

Минем бу гамәлемне күрүчеләр, бәлки бу кеше сарандыр, дип уйлаганнар, ә те-геләрнең өч төнлек гамәлләрен каһарман-лык, юмартлык дип уйлаганнардыр. Ләкин чынлыкта, хакыйкатьтә ул саранлык, түбәнчелек пәрдәсе артында бик югары дәрәҗәдәге горурлык, юмартлык һәм бәрәкәт, зур савап яшерелгәнен күрдек. Дусларымның "каһарманлыгы" артында саранлык, мохтаҗлык күрдек. Аллаһ сак-ласын, исраф нәтиҗәсендә башка кешенең ярдәмендә калып, бик түбән хәлгә төшәр идем.

Тавыш юк