-"Сөбханаллаһ, базардакырык тиен өчен бәхәсләште дә, ә юлда ике йөз сумны үз теләге белән беркемгә сиздермичә фәкыйрь-ләргә бирде". Габдуллаһ хәзрәтләрен күргәч, аңа болай дигән: "Әй имам, бу со-равыма җавап бирсәңче: Ни өчен син ба-зарда бер төрле эшләдең, әмма өеңдә бөтенләй башкача гамәл кылдың?" Габдул-лаһ болай җавап биргән:
- "Базардагы хәл икътисадлы булуым-йан, камил акыллылыктан һәм сату -алу-ның саваплы нигезе булган ышаныч һәм дөреслекне җиренә җиткерергә теләгәнем белән аңлатыла. Саранлык түгел ул. Өемдә-ге хәл исә калебшәфкатеннән, рух камил-легеннән килгән халәттер. һәм бу - исраф түгел". Имам Әгъзам Әбүхәнифә хәзрәтләре бу хакта болай дигән:
لاَ اِسْرَافَ فِى الْخَيْرِ كَمَا لاَ خَيْرَ فِى اْلاِسْرَافِ
ягъни: "хәердә һәм ихсанда (тик лаек бул-ганнар өчен) исраф булмас. Исрафта исә изгелек юк."
ҖИДЕНЧЕ НОКТА: Исраф итүнең нәтиҗәсе хирыслыктыр (туя белмәү, көчле теләк, оятсызлык). Хирыслыкның өч нәтиҗәсе бар.
Беренчесе: Канәгатьсезлек. Ул эшләү һәм тырышлык теләген бетерә. Шөкер уры-нына шикаять (зарлану) китерә: ялкаулык-ка төшерә һәм хәләл малның кадерен белмәүгә китерә (искәрмә).