РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | РАМАЗАН РИСАЛӘСЕ | 23
(1-61)

АЛТЫНЧЫ НОКТА: Икътисад һәм са-ранлык арасында аерма бик күп. Басын-кылык, үзен түбән күрү, инсафлы булу сыйфатлары белән бик начар холыклар булган оятсызлык, түбәнчелек кебек сый-фатлар арасында чынлыкта бәйләнешләр юктыр, ләкин тышкы яктан бер-беренә охшашлар. Шулай ук вәкарь белән тәкәбберлек хакыйкатьтә бик аермалы. Ләкин күренештә бер-беренә якын кебек күренә.

Пәйгамбәр әфәндебезнең (с.г.в.) иң югары әхлакый сыйфатларыннан булган һәм Аллаһның галәмдәге тәртибенең, хикмәте-нең сәбәпчеләреннән берсе булган икъти-сад белән түбәнлек, һәм саранлык арасын-да бернинди дә мөнәсәбәт юк, бары тыш-кы яктан бер охшашдык кына бар. Бу ха-кыйкатьне раслаган бер вакыйга:

Сәхабәләр (Пәйгамбәр вакытында яшәп Пәйгамбәребезгә инанган дуслары) эчендә бик атаклылар дйп саналган Габдуллаһ исемле җиде сәхабәләрдән берсе булган Габдуллаһ ибне Гомәр хәзрәтләре (Ислам-ның икенче хәлифәсенең иң зур улы.) Сәхабәләр арасында иң өстен булганнар-дан берседер. Шул мөбарәк зат базарда бер әйбер сатып алган вакытта кырык тиен-лек бер мәсьәләдә икътисад ясау һәм сәүдәнең асылы булган ышаныч һәм дөрес-лекне җиренә җиткерү өчен бик каты бәхәсләшкән. Башка сәхабә моны күреп алган һәм Хәзрәте Гомәр улының кырык тиен өчен бәхәсләшкәнен саранлык дип уйлап, шул хәзрәтнең артыннан китеп, ни булганын белергә теләгән. Караса, хәзрәти Габдуллаһ үзенең мөбарәк йортына кергәндә ишектә бер ярлы кеше янында беравык туктап торып, киткән. Бераздан соң өенең икенче ишегеннән чыккан, та-гын бер ярлыны күргән, аның янында да туктап алган. Ерактан карап торган сәхабә бу хәл белән бик кызыксынган һәм ярлы кешеләрдән сораган:

-"Хәзрәти Габдуллаһ сезнең яныгызга туктагач ни эшләде?" - дигән. - "Ул безгә бер алтын бирде",- диделәр. Сәхабә бик аптырап әйткән:

Тавыш юк