(Искәрмә) Икътисадсызлык сәбәпле кулланучы күбәя, җитештерүче азая. һәрбер кеше дәүләттән ярдәм көтә башлый, ул чакта социаль-иҗтимагый тормышның нигезе булган сәнгать, тиҗарәт һәм игенчелек күләме кими. Милләт тә артка китеп, түбәнгә төшеп ярлылыкка дучар була.
Икътисад итә белмәгән кеше хәләл мал-ны ташлап, хәрам малны эзләр һәм шул юлда намусын, горурын һәм дә дәрәҗәсен фида итәр.
Хирыслыкның икенче нәтиҗәсе: Уңышсызлыкка очрау һәм зыян күрү. Мак-сатны югалту, кешеләрнең салкын мөнәсәбәтенә дучар булып, башкаларының ярдәменнән мәхрүм калу.
اَلْحَرِيصُ خَائِبٌ خَاِسرٌ
буенча хирыслык - зыян вә уңышсызлыкның сәбәбе. Хирыслыкның һәм канәгатьлелекнең тәэсирләре җан ияләре яшәгән галәмдә гомумән кагыйдә буларак үзен күрсәтә.
Мәсәлән, ризыкка мохтаҗ агачларның табигый (Аллаһның үзләрен яратканда биргән) хәлләренә канәгать булулары ар-касында ризык аларга үзе килә. Хайван-нарның хирысланып, сәбәпле мәшәкать һәм иза эчендә ризык артыннан чабулары хирыслыкның зарарын һәм канәгатьлелек-нең файдасын күрсәтә.